Ашыгулар һәлакәткә илтә...
“Светофор” сәхифәсе. Аварияләрне кисәтүдә “Халык инспекторлары” да өлеш кертә ала.
“Светофор” сәхифәсенең чираттагы чыгарылышы өчен юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов белән әңгәмәбез 2026 елның беренче кварталы йомгаклары турында.
–Марат Мидхәтович, 2026 елның беренче өч ае артта калды. Бу чорда район юлларында нинди вәзгыять күзәтелде?
–Саннар сөендерерлек түгел. Агымдагы ел башыннан Саба районы территориясендә 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 4 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Ике бала зыян күрде. Бер авария исерек йөртүче гаебе белән килеп чыкты. Кызганычка каршы, корбаннар да бар: юлларда ике кешенең гомере өзелде. 2025 елның шушы чоры белән чагыштырганда һәлак булучылар, яра алучылар саны артты. Кешеләр үлеме – уртак югалту һәм фаҗигаләр юлда бик сак һәм уяу булырга кирәклеген тагын бер кат кисәтә.
–Транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре дип нәрсәләрне атар идегез?
–Бәхетсезлек очракларына, кагыйдә буларак, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, маневр ясау кагыйдәләрен бозу, тизлек режимын сакламау китерә. Быелгы статистика
анализы да шуны күрсәтә. Былтыр бу чорда юл һәлакәтләре күбрәк чатлар аша узганда автомобильләр бәрелешүдән килеп чыкса, быел үзеннән алда баручы транспорт чарасын узганда саксызлык күрсәтүчеләр, маневрларны дөрес ясамаучылар авария ясады. Кайчак йөртүчеләр үз осталыкларына артык ышана.
–Юл-патруль хезмәте инспекторларының эшчәнлеген чагылдырган саннарны да күрсәтик әле.
–Быел 3 айда юл харәкәте кагыйдәләрен үтәмәүнең 1868 очрагы ачыкланды. Бу – былтыргыга караганда 23кә күбрәк. Шуның 728ен Кордон-М2 фото-радар комплексы теркәде. Безгә полициянең участок вәкаләтлеләре дә ярдәмгә килә. Алар 102 кагыйдә бозучыны фаш иттеләр. Шулай ук “Халык инспекторы” кушымтасы аша безгә булышлык күрсәтүчеләргә зур өметләр баглыйбыз. Кагыйдә бозучыларга битараф булмасак иде.
–Исерек хәлдә руль артына утыру – аерым тема.
–Исерткеч эчемлекләр кулланган йөртүчеләрне ачыклау – эшебездә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.
Юл-патруль хезмәте экипажлары көчәйтелгән режимда эшли, бигрәк тә ял һәм бәйрәм көннәрендә. Чараларның катгыйлануына карамастан, үтеп киткән 3 айда аек булмаган хәлдә руль артына утыручылар саны артты –20гә җитте. Былтыр бу чорда 15 иде. Барысына да административ эш кузгатылып, судка җибәрелде. Правасыннан 16 йөртүче мәхрүм ителде. Бер ел эчендә кабаттан исерек хәлдә машинасына утыручы 3 кешегә карата җинаять эше кузгатылып, арест чарасы күрелде. Штраф салынып та, түләмичә йөргәннәре өчен былтыр I кварталда 73 кеше административ җаваплылыкка тартылса, быел 111гә җитте. Өч йөртүче 15 тәүлеккә сак астына алынды.
–Җәй җитә. Инде хәзердән урамнарда шәхси мобильлек чараларында хәрәкәт итүчеләр күренә…
–Бу хакта сөйләгәндә шуны да истә тоту кирәк: электр самокатларында, гироскутер, сигвей, скейтбордларда хәрәкәт итү шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре белән көйләнә. Мисалга, хәрәкәт тизлеге сәгатенә 25 километрдан артмаска тиеш. Махсус велоюллар яки тротуарлар буенча хәрәкәт итәргә кирәк (бу очракта өстенлек – җәяүлеләргә). Аларда пассажирлар йөртү, рульгә тотынмыйча гына идарә итү, самокаттан яки башка шәхси мобильлек чарасыннан төшмичә генә «зебра» аша юлның икенче ягына чыгу, хәрәкәт иткәндә телефон яки колакчыннар куллану тыела. Юл читеннән бару бары 14 яше тулганнарга гына рөхсәт ителә. Ә питбайкларга килгәндә, алар гомумән транспорт чарасы статусына ия түгел, махсус мәйданчыкларда, юлсыз җирләрдә йөрү өчен спорт инвентаре гына. Баланың туган көненә алынган питбайк – олылар гаебе! Югыйсә юллар иминлегенә кагылышлы язмалар газетада еш бирелә, радио аша чыгышлар ясала. Гомумән, бүлекчә тарафыннан күпкырлы эш алып барыла. Бу мәсьәләдә ата-аналарның булышлыгы бик тә кирәк һәм ул мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев