Ат ярышы – Сабантуй күрке
Атлар чабышы – сабантуйның таҗы, иң-иң мавыктыргыч мизгеле.
Быел да сәгать телләре 10.30га якынлашуга олысы-кечесе ипподром янындагы мәйданга ашыкты. Иң беренчеләрдән булып авыл җирлекләреннән килгән җигүле атлар парады бизәде. Алар арасында мәйданга тальян гармун моңнары һәм бәйрәмчә бизәлешләре аеруча үзенчәлекле булган Иштуган, Килдебәк, Курсабаш, Мичән, Сатыш, Иске Икшермә, Тимершык, Шәмәрдән авыл җирлекләреннән килгән җигүле атлар район башлыгының махсус бүләгенә лаек булдылар. “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур төре белән шөгыльләнүчеләр – Россиякүләм ярышларда җиңүче исеменә һәм призлы урыннарга ия булган спортчылар тагын бер кат үз осталыкларын күрсәттеләр. Ат чабышлары башлануга, бөтен игътибар чабышкыларның күз иярмәс хәрәкәтләренә күчте. Ярышларны быел да Зөлфәт Ганиев җитәкчелегендәге район ветеринария берләшмәсе коллективы оештырып, алар узышларның тиешле югарылыкта үтүен тәэмин иттеләр. Әлеге төр ярышка “Саба агро”, “Кибет”, җаваплылыгы чикләнгән “Агроснаб” җәмгыяте, “Саба сыр-май комбинаты” иганәчелек ярдәме күрсәттеләр. Ярышларда барлыгы 30 ат катнашып, аларның 7се татар атлары, 11е гади, 7 ярым чиста, 5 чиста токымлылар арасында ярышты. Ярышка кадәр ярсыган кайбер чабышкыларны җайдаклары чак тоеп тордылар. Тоякларыннан утлар чәчелгәндәй, күз дә иярмәс тизлек белән узып киткән атларга һәркем җан атып, көч биреп торды. Берсе хәтта җайдагы төшеп калуын да сизми, алга ыргылды. Татар атлары арасында финиш сызыгына беренчеләрдән булып Юлбат авыл җирлеге өчен катнашкан Фирзәр Гыйниятуллинның 4 яшьлек “Вилойн» кушаматлы чабышкысы килде. Җайдаклар арасында иң яше Килдебәк авыл җирлеге өчен катнашкан 12 яшьлек Айбулат Әхмәтвәлиев иде. Ул 2 яшьлек “Елгыр” кушаматлы аты белән финишка дүртенче булып килде. “Быелгы Сабантуйда беренче тапкыр ат ярышында катнаштым. Бүген икеләтә бәйрәм: миңа 12 яшь тулды. Атны яратырга, аңа атланып чабарга әти өйрәтте. Мин “Сабантуй”га конкур түгәрәгенә йөрим. Чапканчы бераз курку бар иде, аннары ул таралды. Җанатарларның көч биргән тавышларын да ишетеп, гел алга ыргыласың. Бөтен көчне алдагы атны узуга бирәсең”, – ди Айбулат. Күршесе Илдар Яхин да Айбулатка үзенең махсус бүләген алып килгән иде. “Алар нәселләре белән атлылар: бабасы Ринат, әтисе Марат, абыйсы Айрат, үзе Айбулат. Барысы да атка гашыйк, шуңа бу исемнәрендә дә чагыла”, –ди Илдар әфәнде. Әхмәтвәлиевларның исемнәрендә генә түгел, атчылык белән шөгыльләнү нәсел җепләре белән килә. “Бабай гомер буе ат тоткан, аннан бу әтигә күчеп, ул да ат асрады. Үзем дә туганнан бирле ат өстендә булдым. Сабантуйларда призлы урыннар алганым хәтердә. Аннан мине олы улыбыз алыштырды, инде менә бу гадәт төпчегебезгә күчте. Бу безнең каннан килеп, буыннан-буынга күчә бара. Бүгенге нәтиҗәне дә бик яхшы дип саныйм. Чөнки яшь ат та беренче тапкыр чаба, җайдак та ат чабышын тәүге тапкыр күрә”, –ди әтисе Марат Әхмәтвәлиев. Ярышларда бердәнбер хатын-кыз – Олы Шыңар авыл җирлегеннән Гөлдания Вәисова катнашып, ул ярымтокымлы атлар арасында 3урынны яулады. Гади атлар арасында 1нче булып Байлар Сабасыннан Әнис Хәйбиев иярләгән “Бөркет”, ярым чиста токымлылар арасында “Умырзая” кооперативыннан Зөлфәт Рамазанов, чиста токымлы атлар арасында Мишә авыл җирлегеннән Айрат Ишназаров иярләвендәге «Мистер Дивайн» кушаматлы ат иң җитезе булып танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев