Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Әтидән бигрәк абыйдан шүрли идек”

Наил Хәмидуллин истәлегенә көрәш турниры узды

    Узган шимбәдә  Саба спорт комплексында Наил Хәмидуллин истәлегенә 2005-2006 елгы яшьләр, 2007, 2008, 2009  елларда һәм соңрак туган яшүсмерләр арасында ачык шәхси көрәш турниры үтте. Ярышларга республиканың 15 районыннан 130 артык көрәшче килгән иде. Ярышларны  ачу тантанасында район  башлыгы  урынбасары  Расих Закирҗанов, башкарма  комитет аппараты  җитәкчесе  Марат Кәримов, яшьләр эшләре һәм  спорт  бүлеге начальнигы Ирек Гарипов, Наил Хәмидуллинның туганнары катнашты. Көрәшчеләр  Татарстанда спорт үсешенә зур өлеш керткән якташыбызны   бер  минут тынлык белән искә  алдылар.  1949 елда Алан-Елга  авылында туган Наил Хөснулла  улының татар көрәшен халкыбызның милли спорт төре буларак югары баскычка күтәрүдәге өлеше әйтеп бетергесез. Ул: “Кулымнан килсә, һәр татар малаен татар көрәше түгәрәгенә бирер идем, – дип әйтә торган булган. Ә кулыннан килгәнен  эшләгән: энеләрен мәйдан тотарга  өйрәткән.

“Абый безгә бик таләпчән, хәтта кырыс та булды.  Сигез бала  үстек. Кечкенә чакта әтидән  курыкмасак та, Наил абыйдан  шүрли идек. Аның әйткән   сүзе безнең  өчен  закон  булды.  Казанда ике  абый, мин тулай торакта бергә тордык. Көрәш секцияләренә бергә  йөрдек. Тирләп-пешеп  кайтканда, абыйларым спорт киеме тулы рюкзакларын  миңа күтәртәләр  иде. Нигә шулай иткәннәрен башта белмәдем.  Соңыннан  аңладым: болар мине чыныктыру өчен  шулай  эшләгәннәр икән. Инде абыйның арабыздан киткәненә 12 ел. Турнир 11нче тапкыр үтә. Ел саен оештыруга мөмкинлек тапканнары өчен район хакимияте, спорт бүлеге җитәкчеләренә рәхмәтлебез”,– диде энесе Фидаил Хәмидуллин.

    Турнирга  башка  районнардан да көчле көрәшчеләр килгән  иде. Титуллы  спортчылар да катнашты. Кукмарадан Булат Яруллин, мәсәлән,  республика һәм Россия чемпионы калган  егет.  Ул финалда безнең районнан Язнур Гарипов белән бил  алышты. Сатыш егете дә төшеп  калганнардан  түгел: Россия  чемпионы. Әмма бу юлы  җиңү Булатка  елмайды.

“Ярышка  үз  машиналарыбыз белән  килдек. Дүрт  егетебез  батыр  калды. Сабаларга рәхмәт,  күрше итеп, ярышларга гел  чакырып торалар. Турнирның  оештырылуын уңай бәялим”,– диде аның  тренеры Илсур Гыймадетдинов.

Гомумән  алганда, турнирда Саба егетләренең 11е призер булды. Әмма 1нче  урынны Артем Варламов  кына алды. Нәтиҗәләр ничек кенә булмасын,  киләчәктә 2005-2009 елгы  көрәшчеләребездән тупланган җыелма  команданың респуб­лика чемпионнары булганын   күрәсе  килә. Узган гасырның 70нче  елларындагы  уңышлар  сагындыра башлады.

Үз үлчәү категорияләрендә турнир  җиңүчеләре: Булат Абдрафеев (Лаеш), Йосыф Ибраһимов, Данияр Гарифуллин, Булат Яруллин, Самат Кәримуллин (Кукмара),  Ислам Рәхимов, Владимир Дербенёв (Биектау), Динияр Моратов, Илсаф Йосыпов (Арча), Ислам Кәримов (Мамадыш), Рүзәл Мөгинов (Алабуга),  Аяз Хәйретдинов (Балтач),  Артем Варламов (Саба).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев