Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әтиләре СВОдагы балаларны Яңа ел белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон котлады

Хәзерге вакытта районыбызда әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан мәктәп һәм бакча яшендәге 160тан артык бала исәпләнә

 

   Хәзерге  вакытта районыбызда әтиләре махсус  хәрби операциядә катнашкан мәктәп (студентларны  да  кертеп) һәм бакча  яшендәге 168 бала исәпләнә. Яңа  ел бәйрәмнәрен гаилә башлыкларыннан башка  каршылау күңелле булмаячак, билгеле. Иң могҗизалы, көтеп алынган Яңа ел бәйрәме алдыннан СВО зонасында хезмәт итүче хәрбиләрнең сабыйларын Саба  урта мәктәбе залына җыю бик матур бәйрәмгә әверелде. Кыш бабай һәм  Кар  кызы янына чарага  чакырылган туганнна  алып 7  яшькә кадәрге  балаларның 45е   килде. Шулар  арасында иң кечкенәсе Йосыф-Алан  авылыннан Солтан Хафизов булып  чыкты. “Без Хәдис белән 2022 елның 23 июлендә гаилә корган идек. Ике айдан  соң ирем  мобилизацияләнде. Хәзер  Сватово юнәлешендә, отпускага кайтып улын күреп китте. Аллага шөкер, Хәдис белән элемтәдә торабыз, – дип сөйләде Динә Хафизова. Сабадан ике яшь ярымлык Ранилне әбисе Рузилә Минһаҗетдинова алып  килгән. “Улым Айнур отпускага ике тапкыр кайтты, менә 29 ноябрьдән бирле хәбәре юк әле. Балалар өчен бәйрәм борчуларны оныттыра”,– диде  ул. Чараны оештыруга мәктәпкәчә учреждениеләр дә теләп  кушылган. “Без Шәмәрдән “Салават күпере” бакчасыннан әтиләре СВОдагы 6 баланы алып  килдек. Барысы да бик шат. Алар әтиләренең  ялга  кайтасын да белеп торалар һәм  сагынып   көтәләр”,– диләр тәрбиячеләре Зәлия  Вәлиева белән Фәния  Бәшәрова.

  Балаларны  Яңа  ел белән Россия  Дәүләт Думасы  депутаты Илья Вольфсон, район башлыгы Рәис Миңнеханов  котлады.  “Әлбәттә, әтиләрсез көндәлек  тормыш  алып бару, балалар тәрбияләү  җиңел  түгел. Дәүләт  ягынннан да, безнең яктан да, ничек булдыра алабыз, шулай ярдәм итәргә  тырышабыз. Әмма ул бик  аз һәм берничек тә әтине алыштыра алмый. Шуңа да карамастан, без ил белән  бергә. Кадерле балалар! Озакламый барыгызга да  әти-әниле йортта тормыш итәргә итәргә язсын иде”,– диде Рәис Миңнеханов. Илья Вольфсон да моның шулай булачагына ышандырды. Тамашадан соң Кыш бабай һәр балага Мәгариф  министрлыгы, Рәис Миңнеханов тарафыннан әзерләнгән уенчыклар, тәмле күчтәнәчләр тапшырды.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев