Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Атказанган җир улы

Без яшь чакта тракторчы таныклыгын мәктәптә укыганда ук биреп чыгаралар иде. Дөрес булгандырмы- юктырмы, әмма авыл хуҗалыгы һөнәренә кызыксыну уяту алымы уңышлы гына гамәлгә ашырылды.

Күпләр мәктәптән соң, әллә кая  укырга барып тормыйча, тракторчы булып хезмәт юлын  башлады. “Нырты” предприятиесенең  Арташ  бүлекчәсе  механизаторы Дамир Сәлахиев та – шундыйларның  берсе. Быел аның тракторга  утырганына  40 ел була. Дамир белән якыннан  авыл хуҗалыгы машиналарына техник  карау  үткәрелгән  көнне таныштык. Хәер, аңарчы да кырларда очрашкан  бар   иде. 

  –Гомерем шушы көпчәкле тракторларда үтте, – дип башлады ул сүзен. – Башта  4 ел “Т-40”та эшләдем. Ике елымны Совет армиясенә бирдем. Читада хезмәт иттем. Сигез  ел комбайнда эшләдем, калганы “МТЗ” ларда. Соңгысын 8нче  елымны  иярлим, үзем белән бергә  картая.

  Шулай дисә дә, 1961 елгы Дамирга әле үз  яшен биреп  булмый. Яшьрәк   күренергә  туган як табигате, ирешкән  уңышлары да ярдәм итәдер. Тырышлыгы эш   күрсәткечләрендә   күренә. 1985 елда комбайнда 11 мең центнер  ашлык   суктырганы өчен аңа  Чехословакиягә юллама   бирәләр. Дөнья  күреп  кайта. Егерме  ел бәрәңге  игү звеносы җитәкчесе булып  эшли.  Үтә коры  килгән 2010 ел җәендә дә “икенче икмәк”тән 340ар центнер уңыш  алуга ирешә. Авыл хуҗалыгы тармагында  күпьеллык намуслы  хезмәте өчен 2015 елда Дамир Сәлахиевка “Татарстанның атказанган   механизаторы” дигән мактаулы исем бирелә.

  –Әлбәттә, исем  алу өчен эшлә­мәдек. Хезмәт  күнегелгән гадәткә әйләнгән  инде. Җәй көне иртәнге бишенче яртыларда  заправкада булабыз, кичке тугызларда кайтыла. Күбрәк чәчүдә,  печәнне пленкага төрүдә  эшлим.  Кыш буе  фермада, терлекләр астына пычкы   чүбе  кертәбез, салам  сибәбез. Тракторчы  кешегә мал-туар асрау да җиңелрәк, механизатор  һөнәре белән авылда тормыш  алып  барырга була.  Мин  авылда туып-үскәч, авылны яратмый мөмкин түгел, кеше туган җирендә тамыр җибәрергә тиеш, дигән фикердә. Ялкауланмаска  гына   кирәк,– ди  Дамир.

   Хатыны Рузилә дә авылда кирәкле кеше, 35 ел фельдшер булып эшләгән. “Вазифасына бик  җаваплы  карый торган  кеше булды. Элегрәк  елларда  җәй көне  йокларга  гына кайта торган  иде.  Башкаларга да, гаиләгә  авырлык  китермәде”, – ди ул ире турында. Хәер, Дамир  үзе дә техника  докторы булып  беткән. Тракторы чыгымчылап “төчкереп” куйса да, кайсы “органы”на ремонт ясыйсын  яхшы белә. Улында да авыл хуҗалыгы һөнәренә  мәхәббәт  уята  алганнар. Аграр университетны тәмамлаган Динар “Лукоз Саба”да инженер  булып эшли.

  “Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың”, ди  халык. Авыл хезмәтчәннәре өчен кылны кырыкка ярыр ул көннәр менә-менә башланып китәргә тора. Техникасы кырга  чыгарга әзер дип табылган Дамир Сәлахиев та  ел уңышына нигез салуда сынатмас.

Ф. Хәмитов.

Фото: Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев