Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Атлар чапты каршылыклар аша, вәйт, тамаша!

Бүген “Сабантуй” мәдәни-спорт күңел ачу комплексында Саба муниципаль районы кубогына конкур буенча ярышлар булды

 

Бүген “Сабантуй” мәдәни-спорт күңел ачу комплексында Саба муниципаль районы кубогына конкур буенча ярышлар булды. Конкур – ул ат белән  билгеле бер тәртиптә һәм биеклектә урнаштырылган каршылыкларны  үтү буенча ярышу. Ат спортының бик тамашалы төре. Уңышка ирешү өчен спортчының һәм атның озак күнекмә үтүе  мөһим. Ярышка   Алабуга, Чаллы, Биектау, Зәй шәһәре һәм районнарыннан, Чувашия Республикасыннан спортчылар килде. Алар дүрт аяклы дусларына атланып 60тан 130 сантиметрга кадәрле биеклектәге 8 каршылыклы маршрутны уздылар

Алтын турда  “Сабантуй” спорт мәктәбеннән "Алина " атамалы атта Кира Ахмитшина җиңү яулады. Моннан тыш ул "Эспри" белән дә 2нче урынны  алды. Көмеш турда  Чувашия Республикасыннан  килгән  Елизавета Михайлова "Скаут"кушаматлы атта иң яхшы вакыт күрсәтте. Ул шулай ук бронза турда да минималь штраф очкосы белән башка җайдаклардан өстен икәнлеген раслады.  Аның якташы  Алена Коростелева "Ватерлоо" белән 2нче  урынга  чыкты. Биектау районыннан   Самира Фәритова “Трапеза”сы белән 3нче призер  булды.

Балалар турында җиңүне "Диспозиция" кушаматлы атта Яр Чаллыдан килгән Софья Костылева яулады. Ярышта җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, Татарстан  ат спорты федерациясе  башкарма директоры  Светлана Каппушева, урынбасары Флера Абдуллаева, КазанЭкспресс компаниясенә нигез салучы Линар Хөснуллин һәм башкалар катнашты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев