Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Автоледи-2023» республика конкурсында бәйгенең район этабында җиңү яулаган Рузилә Рәхимуллина да катнашты

Казанда «Автоледи-2023» 24 нче республика конкурсының финалы узды

 Конкурста муниципаль этапларда җиңүче яулаган 50 ләп хатын-кыз катнашты.Саба  районы исеменнән Рузилә Рахимуллина чыгыш ясады, ул район этабында,юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча да, практик этапта да иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән иде. Республика конкурсында  призлы урынга ук чыкмаса да, Рузилә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча ул  Грамота һәм истәлек бүләгенә ия булды. 

Көчле, матур оештырылган ярыш. Бик оста машина йөртүче гүзәл затлар килгән иде. Аларның йөрүләрен карап торып сокланырлык. Бөтен Республикадан килгән катнашучылар арасында урталыкка эләгә алуым белән мин бик канәгать. Иң мөһиме - катнашу. Үземә тәҗрибә җыеп, яңа танышлар табып кайттым,-  дип уртаклашты Рузилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев