Автотранспортчылар көне белән!
Һөнәри бәйрәм котлавы
Машина йөртүне гомерлек һөнәр итеп сайлап, көн саен руль артына утыручыларны, шушы тармакта эшләп лаеклы ялга чыгучыларны бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Сезнең һөнәр зур җаваплылык та, осталык та,сабырлык та сорый. Көнне төнгә ялгап эшлисез, пассажирлар, халык хуҗалыгы йөкләре, көндәлек кирәкле товарлар, азык-төлек ташыйсыз, социаль,мәгариф, мәдәният оешмалары эшчәнлеген тәэмин итәсез. Бәйрәм көнендә автомобиль транспорты өлкәсендә эшләүчеләрнең барысына да әлеге мөһим социаль әһәмияткә ия булган хезмәттә уңышлар, һәлакәтсез, туры, киң , тигез юллар,сәламәтлек, иминлек телибез.
Саба муниципаль районы Советы, башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев