Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Автозаправкачылар табигатьне ямьләндерүдә катнаша

Бүген Сабада IRBIS автозаправкалар челтәре хезмәткәрләре агач утырту акциясе оештырдылар.

.”Төп максатыбыз – табигатьне саклау, аны үстерү һәм киләчәк буынга мирас итеп калдыру”,- диләр изге эштә катнашучылар.

 Бу изге миссия белән районыбызга беренче генә килүләре түгел компания хезмәткәрләренең.   Узган ел агач утырту урыны итеп районыбызның Өтернәс авылындагы  чаңгы трассасы янын сайлаганнар иде.   Быел Сабага компаниянең учредителе Ринат Гаптелхаков җитәкчелегендә  82 кеше кайткан.  Коллектив тырышлыгы белән  “Сабантуй” мәдәни- спорт комплексы биләмәсенә 5 мең  төп  нарат, усак агачлары утыртылган. Эш барышыннан һәркайсы бик канәгать калган. “Мондый  изге чара башка районнарда да оештырылсын иде, бик теләп үз өлешебезне кертер идек,сабалылар һәрвакыттагыча эшне оештыра беләләр”, диләр компания вәкилләре.

 Эш төгәлләнгәч, Саба кунаклары  мәдәни-спорт комплексының күңел ачу урыннарында ял иттеләр, урман һавасы белән хозурландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев