Авыл – ил тоткасы, аны нәтиҗәле хезмәттә ныгытасы
Сәхифәбез җаваплылыгы чикләнгән “Симет” җәмгыятенә багышлана
Максат берлеге, фикерләр уртаклыгы кирәк
Илфат Мөхәммәтов,
“Симет” җәмгыяте директоры:
–2024 елның декабреннән җаваплылыгы чикләнгән “Симет” җәмгыяте директоры итеп Илфат Шәкүр улы Мөхәммәтов билгеләнде. Белгечлеге буенча югары белемле инженер, авыл хуҗалыгын яхшы белә. Хезмәт юлын “Авангард” колхозында механик булып башлап, 2008-2015 елларда “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесен, 2015-2022 елларда “Туган як” җәмгыятен җитәкләде. Еллар дәвамында тупланган бай хезмәт тәҗрибәсе яңа туфракта да үзенең җимешләрен бирәчәгенә шикләнмәскә мөмкин.
“Симет” җәмгыяте – аягында нык басып торучы хуҗалык. Тотрыклы үсеш юлында. 2024 елны да уңышлы гына төгәлләгән. Әле генә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Шәйхуллович катнашында үткәрелгән хисап җыелышында да күпчелек уңай саннар күрсәтелде. Ирешелгәннәрдән чыгып агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Хәл итәсе мәсьәләләр билгеләнеп, сөт җитештерүне 5 процентка арттыру, мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек үсешен 950 граммга җиткерү максаты куелды. Игенчелек тармагында да, 2020, 2022 елларда ирешелгән уңышларны кабатлап гына калмыйча, тагын да югарырак үрләр яулау, камилләшү, алдынгылыкны югалтмауга йөз тотып эшләү кирәклеген барыбыз да яхшы аңлый. Хуҗалык белгечләре берсе дә очраклы килеп кергән кешеләр түгел. Алар белән килешеп, уртак фикердә булып эшне оештырганда, куелган максатка ирешеләчәк”,– диде Илфат Мөхәммәтов.
Хуҗалык 2024 елда сату бәяләрендә 191 миллион сумлык продукция җитештерде. Бу 1 гектар сөрү җиренә – 93575 сум, бер эшчегә 3 миллион 671 мең сум туры килә. Продукция күләме һәм сату бәяләре арту хисабына үсеш 2023 ел күрсәткеченә карата 126 процент тәшкил иткән. Бер центнер ит җитештерү өчен 15388 сум акча тотылып, 15958 сумга сатылды. Бер центнер сөтне сату бәясе үзкыйммәтеннән 1,5 тапкыр артыграк булган. Кергән акча хисабына 24 миллион 724 мең сумлык төзелеш эшләре башкарылган. Йөз баш бозауга исәпләнгән яңа корылма, тудыру бүлегенә янкорма, силос-сенаж траншеясе сафка бастырылган. Ремонтка 6 миллион 498 мең сум акча тотылган.
Ике тармак бер булганда
Шамил Зәйнетдинов,
баш агроном:
–Хәзер дә, киләчәктә дә терлекчелек игенчелектән башка үсеш юлында була алмаячак. Ике тармак үзара тыгыз бәйләнгән һәм бер-берсенә нык йогынты ясый. Хуҗалык мал асрау өчен 2040 гектар сөрү җиренә ия һәм шуның яртысыннан артыгында азык культуралары үстерелә. 2024 ел игенчелек өчен уңай килмәсә дә, тамган тир, ашлаган җир аш бирде. Бөртеклеләргә тәэсир итүче матдәләрдә гектарына –78, азык культураларына – 68, кукурузга – 128, күпьеллыкларга 50 килограмм исәбеннән минераль ашлама кертелде. Агротехник чаралар вакытында үтәлде. Шулай да игенченең тырышлыгы көзләрдә күренә. Ындыр табакларына 19401 центнер уңыш кайтты. Әмма гектар чыгышы былтыргыдан шактый ким булды. Кукуруздан тулаем – 63800, берьеллыклардан – 15000, күпьеллыклардан 13910 центнер масса чыкты. Сенаж – 5800, силос – 6380, печән 22 тонна әзерләнде. Бер баш шартлы терлеккә 34,1 центнер азык берәмлеге туры килде. Сөрелеп эшкәртелгәннән соң хуҗалыкта 2025 елга 560 гектар үлән җирләре калды. Шуның яртысына якыны беренче елын уңыш бирде. Быел үсемлекләрне тукландырырга көзге айларда 260 тонна минераль ашлама тупланып калды. Шулай ук 100 тонна карбамид-аммиак катнашмасы (“КАС-32”) алу өчен дә акча күчерелде. Һәр гектарда ашлама кертүне 80 килограммга җиткерүне күздә тотабыз. Бөртеклеләрне –1020, терлек азыгы культурасын 960 гектарда үстерү планлаштырыла. Җәй ничек кенә килсә дә, бу эшләрне үзара аңлашып, бер командага тупланып, сыйфатлы башкарырга тиешбез.
Булмасынга кырда өзеклек, техникага кирәк төзеклек
Савылганын көтеп сыерлар тормаса да, хуҗалыкның техника паркында эш бер көн дә тукталмый. Язга таба барабыз. Игенчеләрнең җиңнәре сызганулы. Тагылма коралларны кыр эшләренә әзерләү бара.
“Остаханәдә 4 тырма, 2 “СЗТ-3,6” агрегаты, “СЗ-3,6” чәчкече төзекләндерелде. Хәзерге вакытта Назыйм Гафуров “МТЗ-82” тракторын сүтеп җыя, запас частьлар бар. Аннары салам-печән пресслагычлар керергә тиеш. Алар әзерлеккә китерелгәч, ике “Полесье” азык ургычы керә. Кырда техника белән кем эшләгән, шулар ремонтлый. Карап торган бер эретеп ябыштыручыбыз Дамир Мостафин булыша. Кирәк икән тимерчелеккә чыга. “Нью-Холланд” чәчү комплексы монда сыймый, аны җирләр кипшергәч, урынында көйлиячәкбез”, – диде парк мөдире Расих Иксанов.
Дамир тимерне эретеп ялгарга үзлегеннән өйрәнгән. Җәен кырга да чыга, сынганны-өзелгәнне тиз урынына утырта. “Сурәтебезне гәҗиткә чыгарасызмыни? Киемнәр майлы бит. “Саба таңнары”н укып барабыз. Авыл кешеләре турында гел язарга кирәк. Тик реклама күп”,– диделәр фотосессиягә әзерләнгән механизаторлар. Читенсенергә һич тә кирәкмидер. Игенчеләрнең киемнәренә бензин-солярка, мазут исе сеңмәсә, икмәк тә юк, ит тә, сөт тә, май да юк.
Механизаторлар шуны аңлап, көнне-төнгә ялгап иген кырларында булганнар. Хуҗалыкта былтыр 14 трактор барлыгы 20061 эталон/гектарда эш башкарган. Иң югары күрсәткечләргә елдагыча, терлекләргә азык төяүче һәм торакларга кертүчеләр ирешкән. Рәшит Гатиятов (МТЗ-82”) – 355, Илдус Нуриев– 334, Расим Вәлиев (“МТЗ-949”) 320 көн эштә катнашкан. Комбайнчыларга килсәк, Айгиз Сәүбәнов “КЗС-10к26”да – 6018, Илнар Ибраһимов – 6954, Илдус Гайнанов “ДОН-1500”дә – 4555, Данис Шәрифуллин 1874 центнер ашлык суктырганнар.
Ашаган малда өмет бар
Терлекчелек тармагы турында күбрәк белешмә алу өчен зоотехник Айнур Нуриев белән әңгәмә кордык. Фермада иң кирәкле һөнәр кешеләренең берсе ул. Бу хезмәттә очраклы кешеләр юк, чөнки әлеге юлга кулыңа нинди эш коралы тотачагыңны белеп, йөрәк кушуы буенча басалар. Тимершык егете Айнур Нуриев та 1998 елда ветеринария институтын тәмамлаганнан бирле зур җаваплылык тоеп эшли. 2021 елдан “Симет” хуҗалыгында, белгечлегенең барлык нечкәлекләрен дә үзләштергән.
“Ферма коллективы 25 кешене берләштерә. Терлекләрнең баш саны 1330дан артык һәм 2023 елгыдан 23кә күбрәк. Шуның эченнән 498 савым сыеры, 115 буаз тана бар. Алардан 566 баш сәламәт бозау алынды. Үсеш бар һәм моңа, зооветеринария таләпләрен үтәү, авыруларны булдырмау хисабына ирешелде. Барлыгы 28195 центнер сөт, 2474 центнер ит җитештерелде. Продукцияне арттыруда кеше факторы, дөрес балансланган рацион зур роль уйный. Кышкы чорда бер савым сыерына 40 килограмм азык ашатыла. Фураж ашлыгы, силос, сенаж, биоөстәмәләр, түб, тоз, акбур һәм башкалар ваклана һәм тигез өлештә кушыла. Яшь бозауларга натураль һәм ясалма сөт, престартер, 1 айдан 3 айга кадәр өстәмә катнаш азык бирелә. Соңгы вакытта рационга 3 килодан мул протеин чыганагы саналган сыттырылган арпа да (пивная дробина) керттек. Терлекчеләр эшнең җаен белә, бердәм булып, уртак максат өчен тырышалар”,–ди Айнур Нуриев.
Хуҗалыкта яшь бозаулар, таналар һәм үгезләр карау Резеда Шәйдуллина, Гөлнара Хуҗина, Минзилә Муллаянова, Кыям Бариев, Зөлфәт Шариевка йөкләнгән. Ферма буенча тәүлеклек үсеш 865 грамм булган. Яшь бозаулар тәрбияләүче Резеда Шәйдуллина артымны 995 граммга җиткергән. Ике-алты айлык вакытта интенсив үсмәгән бозау күп сөт бирүче сыер булып җитлегә алмый. Конвейерга салынган хезмәттә терлекчеләр шуны аңлап эш итә.
Күңелләре шулай куша
Терлекчеләрнең тырышлыгына сыер савучылар мул продукция белән җавап бирә. Вакытында тиешле авырлык җыеп барган мал сөтен кызганмый. Алдынгылык Гөлсирень Җәләлова һәм Гөлнара Шәехова кулында. Хуҗалыкта әле заманча саву заллары юк, сөтүткәргечләр кулланыла. Күрсәткечләрне комплексларданыкы белән чагыштырырга димәгән. Әйтик, Гөлсирень Җәләлова һәр сыердан былтыргыдан 150 литрга күбрәк сөт савып алган.
“Инде 38 елга якын фермада эшлим. Өч аппарат белән 50 сыер савам. Көн саен иртәнге дүртенче яртыда, кичен 4тә киләбез. Эш сәгать 9 белән 10 арасында бетә. Сеңлем Гөлдания дә булышкалый. Шәһәрдән оныклар кайтса, безнең янда мәш килә. Дәү әни, кая, аппаратны үзем киертим, савып карыйм әле, диләр. Берсе авылга кайтып торырга да бик риза. Безнең инде яшь бара, 38 ел стаж дигәч, үзегез чутлап карагыз. Пенсия бусагасына бастык, алга таба нишлибез, барысы да саулыктан тора”, – ди ул.
Гөлнара Шәехова да мәктәп тәмамлаганнан бирле фермада. Аңа да вазифасын җиренә җиткереп башкара белү сыйфатлары хас. Әле күптән түгел шифаханәдә сәламәтлеген ныгытып кайткан.
“Түләүсез юллама бирделәр, рәхмәт җитәкчеләргә, профсоюз оешмасына. Дәвалану әйбәт һәм кирәк тә. Эш шартлары хәзер элеккеге кебек түгел. Шулай да пенсиягә ерак әле. Хезмәт хакларыбыз югары, тормыш алып барырга була. Сөт кенә күп савылсын. Моның башкаларга салынмыйча эшләргә, сыерларга тәмлерәк ашатырга кирәк”, – дип күңелен бушата Гөлнара.
“Булдыралар, кушылганны төгәл үтиләр. Хәзер терлекчеләребез бармак белән санаулы гына калдылар. Яшьләр фермага атлыгып тормый, киләчәк борчылдыра”, – ди Айнур Нуриев.
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен «Симет» җәмгыятенең ясалма орлыкландыру операторы Фидәрис Фазыл улы Заһриев; ферма мөдире Рәкыйп Рәүф улы Насыйров Саба муниципаль районы Мактау грамотасы, бригадир Расих Равил улы Иксанов, ветеринария санитары Илнур Нургали улы Муллагалиев, бухгалтер Ришат Вахит улы Хәлиуллин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Механизатор Роберт Әсәтов, тегермәнче Камил Шәфигуллин, терлекчелектә эшләүче Эдуард Димиев, Венера Габдриева, Фәрит Хангәрәев юбилейлары уңаеннан хөрмәтләнделәр.
“Хуҗалыкта 14 трактор, 4 йөк автомобиле, төрле маркадагы 8 комбайн исәптә тора. Алар өчен барлык төр 8,699 миллион сумлык ягулы-майлау материаллары тотылды. Техника паркы ел дәвамында 7 миллион сумлык авыл хуҗалыгы машиналары, җиһазлар хисабына яңартылды. Бу акчага үсемлек тукландыргыч, сука, чапкыч, пастеризатор, термоэчергеч һәм башкалар алынды. Бер эталон/гектарга 2024 елдагы күләмдә – 3,7 килограмм ягулык тотылды, әмма бәяләре күтәрелүе сәбәпле, үзкыйммәт тә артты. Бөртек сугу, уру, азык әзерләү комбайннары 174 көн эштә катнашты. Автомобильләр 11 мең тонна йөк ташыды. Автопаркны тоту 2,227 миллион сумга төште. Бер тонна/километрның үзкыйммәте 2023 ел күрсәткече белән чагыштырганда кимеде. Йөк машиналары өчен артык зур чыгымнар тотылмады. Электр энергиясе тотылышының артуы яңа объектлар сафка кертелүе белән аңлатыла. Агымдагы елда техник хезмәтләрдән файдалануда үзкыйммәтне киметүгә игътибарны көчәйтүне бурыч итеп куябыз”.
Инженер Рафис Сәүбәнов чыгышыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев