Авыл почтальоны «Языласызмы?» дип сорап тормый
Саба районы халкына 100дән артык почтальон хезмәт күрсәтә
Элек, хатлар күп язылган чакта, “почтальон” сүзе татарчага “хат ташучы” дип яраклаштырылган.
Әле 70нче-80нче елларда уллары солдатта булган аналар өчен бу хезмәтне башкаручы көн дә көтеп алынган кеше иде. Хәзер халык телефон аша гына аралашкан чорда матбугат таратучыга хат ташучы дип әйтү бераз сәеррәк тә. Әйдә, аларны почтальон диик. Заманында легендар Фәридә Кудашева да сәлам хатын “Почтальон якынайта да, почтальон алып кайта” дип җырлый иде бит.
Хәзер кешеләрне күбрәк телефон якынайта. Шул ук вакытта почтальоннарны көтеп алучылар да шактый әле авылларда. Кирәкле, мөһим хезмәт. Алай гына да түгел, аларның дәрәҗәсен бөтен Россиядә күтәрергә дә җыеналар. Әйтик, Ульян өлкәсендә “Сәламәтлек почтальоны” проекты эшли башлаган инде. Бу почта ташучыларга махсус курсларда фельдшер белгечлеге дә бирәчәкләр һәм алар катлаулы булмаган медицина процедуралары да үткәрәчәкләр дигән сүз. Ягъни, бер яктан, беренчел буын медикларга булган ихтыяҗны киметәчәк, икенчедән, почтальоннарның хезмәт хакы да артачак.
Хәзердән үк инде газета өләшүне үзенә өстәмә эш итеп алучылар район авылларында бар дияргә кирәк. Иләбәр мәдәният йорты мөдире Рамил Хафизов, мәсәлән, 11 елдан бирле Эзмәгә матбугат, пенсия тарата. Эшкә сүз тыңлап кына кергән.
Элеккеге почта элемтәсе бүлеге начальнгы Саяра Нурисламова кеше юк, газета тарата алмассыңмы дигәч, риза булган.
“Халык белән аралашырга яратканлыктан, каршы килмәгән идем, бер дистә ел узып та киткән. Почтальон булмагач, Пүкәл, Өтернәс авылларында да эшләп алдым. Җәяү яки велосипедта йөрим, машина белән хезмәтеңне җиренә җиткереп башкарып бетереп булмый. Абунәчеләр белән һәрчак уртак фикер, үзара аңлашу бар. Эзмәдә газета-журналларны яратып укыйлар. “Саба таңнары”н күбрәк өлкән һәм урта буын алдыра, без традициягә хыянәт итмибез дип язылалар. Җәйге абунә планын тутырып булмау ихтималы борчыган иде. Халык гәҗит укыр вакыт түгел дип тормады, язылды. Ташламалы бәяләр ункөнлеген кулдан ычкындырмадык. Кайвакыт, языласызмы, дип тә сорап тормыйм, сезне моңарчы алган газета-журналларыгызга яздым, яме, генә дим. Ярар, ярар, диләр. Фәлән гәҗитне дә өстә әле, дип әйтүчеләр дә бар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәдинә апа Исламова дистәгә якын матбугат алдыра иде. Вафатыннан соң да, гомер иткән ире Гарәфи абый гаилә традициясенә тугры калды. Шиһаповлар гаиләсенә килгән матбугатны да почта әрҗәсенә чак сыйдырам”, – ди Рамил Хафизов.
Ул элек-электән газета укырга яраткан Эзмәгә хезмәт күрсәтүе белән дә уңды. Әйтик, җитмешенче елларда почта тараткан әнинең сумкасы һәркөнне тыгызлап тутырылган булыр иде. “Синең әниең эшләгән чорда газетаны бигрәк тә күп алдырдык. Хәзер инде Рамилнең килгәнен көтеп алам. Ул безнең урамнан сәгать 12ләр тирәсендә уза. Өйлә турысында тәрәзәдән карап тора башлыйм. “Саба таңнары”н улым да, киленем дә – барыбыз да укыйбыз”, – диде озак еллар Киров исемендәге колхозда бухгалтер булып эшләгән Гөлфирә апа Мөбарәкова.
Рамил Хафизов – почтамтта район газетасына иң күп яздыручыларның берсе. Ел башыннан “Саба таңнары”н 58 гаилә алдырган һәм алдагы июль-декабрь айларына да шул дәрәҗәдә калган. Почтаны Рамил кабул итеп ала. Өтернәс һәм Пүкәл авылларына матбугат таратучы Марсель Дәминов белән кулга-кул тотынып эшлиләр. Район почтальоннары халык белән Рамил кебек аралашсалар, абунәчеләр күпкә артачак.
Хәзерге вакытта почтальоннар тырышлыгы белән абунә планнары үтәлеп бара.”Коллектив үз бурычларын белә. Кадрлар белән проблема бар. Иске Икшермә авылында почтальоныбыз юк. Ике басу Арташ, Олы Нырты, Килдебәк, Сатыш кебек зур авылларда почта бүлекчәләре ябык тора. Шул ук вакытта биналарны яңарту планнарыбыз да бар. Киләчәктә биш авылда яңа мобиль почта элемтәсе бүлекчәләре төзү каралган. Хәзерге вакытта Лесхоздагы бинада ремонт алып барыла”, – диде районара почтамт начальнигы Рафил Заһидуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев