Авыл табибы гына түгел, чын психолог диләр аның турында
Оет авылында туып үскән Рузилә Әкбәр кызы Мөхәммәтова гомеренең 39 елын игелекле хезмәткә – Олы Шыңар, Түлешкә, Кече Шыңар авыллары халкының сәламәтлеген саклауга багышлый.
39 ел... Әйтергә генә җиңел. Рузилә апаны авыл халкының һәркайсы өчен гаилә табибы дияргә дә була. Ә бит шушы еллар эчендә авыру янына кичтән килеп,таң беленгәндә генә кайтып киткән йокысыз төннәре аз булмагандыр аның. Авыруның сәламәтлеге өчен борчылулар, хезмәтеңнең җимешен – сихәтләнгән кешеләрне күреп, шатлыктан җемелдәгән күз яшьләре күпме булганын Рузилә апа үзе генә беләдер. Дөрестән дә, көне буе эшләп кайткач та, ишек шакып чакыруга, кичен дә, төнлә дә, суыктамы, яшенле яңгырмы, авыл фельдшеры куйган камырын, пешкән ашын, юа башлаган керен калдырып, үзе авырып ятканда да, арыган йөз күрсәтмичә, авырулар янына чыгып китә. Кеше гомере өчен җаваплылык хисе аларда табибныкыннан ким түгел. Чөнки авырлык килгән, гомерең кыл өстендә торган чакта бар өмет аларда – авыл халкы өчен бердәнбер табиб булган фельдшерда гына. Алар укыган чор совет заманына туры килеп, идеология дә башка була. Авырулар белән уртак тел табу, аларның психологиясен аңлап, тәннәренә сихәт кенә бирмичә, җаннарына шифа да бирергә өйрәтәләр Рузилә апаны. Шуңа да ул авыл табибы гына түгел, ә чын психолог та дияр идем. Өлкән буын кешеләре һәм нәниләр белән дә уртак телне бик тиз таба ул. Эшенә зур җаваплылык белән карый. Фельдшерга нинди генә гозер белән килмиләр. Авыл кешесе кан басымы күтәрелсә дә, бармагына шырпы керсә дә, дару кирәк булса да, медпунктка йөгерә. “Заманча яңа ФАПларда эшләү бәхете тәтеде бит безгә дә”, – дип шөкер итә Рузилә апа. Фельдшер хезмәтенең никадәр тынгысыз икәнен авыл табибларының үзләре белән аралашкан кеше генә аңлый. Фельдшерларның хезмәте гаилә тынычлыгына бәйле. Чөнки әлеге эштә күпчелек вакыт тормыш иптәшең дә ярдәмгә килә бит. Йә ул синең белән тиз генә авыру янына кузгала һәм районга илтеп куя, йә балаларны алып калып, тыныч күңел белән йөреп кайт, дип фатихасын бирә. Рузилә апа да Марсель абыйдан бик уңган.Һәрчак бер-берләренә терәк-таяныч булып яши алар. Шәһәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү икеләтә зур җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Бер үк вакытта аларга педиатр да, күз табибы да, хирург та булырга туры килә. Тик авылдашлары арасында абруй казаныр өчен белемле булу өстенә ачык йөзле, тәмле телле булу да бик мөһим. Шөкер, ничә еллар авыл халкына әнә шундый гүзәл зат- Рузилә апа хезмәт күрсәтте. "Безнең өчен Рузиләбез югары белемле врачтан да кадерлерәк "- ди авыл кешеләре. "Һәркайсыбызның авыру тарихын биш бармагы кебек белә. Дару белән генә түгел, төпле киңәшләре, якты йөзе, йомшак сүзе белән дә хәл кертә, җанга да дәва таба ул."
Ай артыннан айлар үткән, елларны еллар алмаштырган. Артта – намус белән үтелгән олы хезмәт юлы! Игелекле хезмәт! Тынгысыз хезмәт...Шушы урында сүземне йомгаклап, Рузилә Әкбәр кызына авыл халкы исеменнән олы хөрмәтемне житкерәм. Сез ихтирамга лаек! Кешеләргә эшләгән игелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын. Исән-сау булып, тигез тормышта, куанып, балаларыгыздан рәхим-шәфкать күреп, лаеклы ялыгызның тәмен тоеп яшәргә язсын сезгә.
Хания Нәбиуллина.
Олы Шыңар авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев