Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Авыл җыеннары: халыкны ниләр борчый?

Узган атнада 2025 елгы эшчәнлекләренә багышланган хисап җыеннары Мишә, Эзмә, Явлаштау, Курсабаш, Юлбат, Шәмәрдән авыл җирлекләрендә үтте. Аларда авыл җирлеге башлыклары, учреждение җитәкчеләре, участок вәкаләтлесе, Саба урман хуҗалыгының янгын куркынычсызлыгы буенча вәкиле, Саба һәм Теләче районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы һәм башка рәсми затларның чыгышлары тыңланды.

  Шәмәрдән авыл җирлегендә  җыен быел да  халыкның зур активлыгы белән үтте.   Җирлек  башлыгы Альберт Вәлиев  иң  элек махсус хәрби операция башлануга җирлек халкының  бердәм рәвештә гуманитар ярдәм күрсәтү эшенә алынулары   һәм  "Солдатка аш"  акциясендә актив катнашулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерүдән башлады.  Алга таба да  бу эшне дәвам итәргә чакырды.  Махсус хәрби операциягә җирлектән 30 егет мобилизацияләнгән, 50 дән артыгы  РФ Саклану министрлыгы белән килешү төзеп киткән.  Кызганыч, югалтулар әлеге җирлекне дә читләп үтмәгән,   илебез иминлеге өчен  14 егет  һәлак булган.  Батыр егетләребез истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Альберт Вәлиев  демографик хәл белән дә тирәнтен таныштырды. Чыгыштан күренгәнчә,  Шәмәрдән авыл җирлегендә барлыгы 6134 кеше теркәлгән, бу 2024 елга караганда 40 кешегә кимрәк. Халык саны үлем хисабына гына түгел, ә теркәлү исәбеннән төшерелү хисабына да кимегән.  Мәсәлән,  109 кеше җирлектән күчеп китсә, 69ы  килеп урнашкан. Хуҗалыклар саны 2731 тәшкил итә. 2025 елда 47 сабый туган, 61 кеше вафат булган. 2025 ел соңгы 9 елда Шәмәрдән җирлегендә иң аз аерылышучылар елы буларак та теркәлгән: биредә 6 гаилә таркалган, 11 яңа гаилә корылган.

Шулай ук җирлек башлыгы  үзара салым 2 миллион 100 мең җыйналуын, республика бюджеты хисабыннан  дүрт тапкыр арттырылып, 10 миллион  398 мең  сум  тәшкил итүен әйтеп узды. Ул акча хисабына Шәмәрдәннең  Лермонтов урамында җәяүлеләр өчен тротуар эшләнгән,  шулай ук Лермонтов, Фрунзе, Завод урамнарында җирле әһәмияттәге юллар ремонтланган, “Кызыл калфак” кафесы каршындагы парковка зонасына асфальт салынган, “Смэш” теннис үзәге каршында тротуар булдырылган. 2025 елда Кырбаш авылында үзара салымга чишмәне коптажлау эше дәвам ителгән.

Җирлекнең төп бурычларының берсе-яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру. Бу уңайдан соңгы дистә еллар дәвамында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча зур эш башкарылган. 2025 елда 4 йортта: М. Горький  урамындагы 4А, Яшьләр урамы 17, Тимер юл  урамы 16 ,Ф. Кәрим, урамындагы 23  йортларда 9 млн 823 мең 295 сумлык ремонт  ясалган. 2025 елда Шәмәрдән авыл җирлегендә 5100 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу үткән ел белән чагыштырганда 1905 кв. м га күбрәк.  Авыл территорияләрен комплекслы үстерү  һәм арендалы торак программалары буенча 2шәр  йорт  төзелгән. 

Альберт Вәлиев үз чыгышында  җирлектә  бәйсез этләр йөрүе көнүзәк мәсьәлә булуына  тукталды. “498 номерлы Федераль закон нигезендә хәтта муенчагы булган  этләр   урамда тотылган очракта,  хуҗасына аны кайтару өчен штраф түләү каралган.  2025 елдан Татарстанда этләрне мәҗбүри исәпкә алу һәм чиплаштыру кертелде, теркәлү дәүләт ветеринария клиникалары тарафыннан этләрне алу көненнән яисә 3 айга җиткәннән соң 30 көн дәвамында үткәрелергә тиеш. Җирлектә әлегә бу процедураны 35 эт кенә узды. Теркәлмәгән өчен кисәтү, ә кабат бозган очракта 2 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф каралган”, – дип ачыклык кертте Альберт Вәлиев.  

Җыенда күтәрелгән сорауларга килгәндә,  2025 елда күпфатирлы йортларга  дренаж ясалып,   җир эшләре башкарылганлыгы һәм ишегалларын төзекләндерү  эш­ләренең быел да дәвам ителәчәге белән  кызыксындылар. “Безнең яктан барлык төзекләндерү эшләре башкарылачак, ә сезнең бурычыгыз күпфатирлы йорт тирәләрен тиешле тәртиптә тоту, әгәр йорт яны кишәрлекләре кирәк булса, коймаларны тәртипләп,  буяп тору. Әгәр алай булмаса, коймалар сүтеләчәк”, – дип җавап бирде район башлыгы Рәис Миңнеханов.  Шулай ук хастаханәдә диспансеризация һәм медицина тикшерүе вакытында белгечләргә ике тапкыр күренергә туры килүе, юлламаны  икесенә бергә алу мөмкинлеген сорадылар. Район үзәк хастаханәсе баш табибы  Марат Йосыпов диспансерлаштыру һәм медицина тикшерүенә юлламаны бергә алырга  мөмкин  булуын, әмма  аерым белгечләргә күренү  өчен Саба үзәк хастаханәсенә барырга кирәклеген әйтте. Шулай ук Шәмәрдән хастаханәсендә   диспансеризация өчен махсус кабинет кирәклеге, пәнҗешәмбе  профилактика көне булу сәбәпле,   табибларның төшкә кадәр  Сабада киңәшмәдә  булулары, моны җайга салуны сорадылар.  Район башлыгы Рәис Миңнеханов  баш табибка иртәнге яктагы  киңәшмәне 15.00 сәгатьтән соң уздырырга  тәкъдим итте.

Күп еллар “Яшьлек” яшьләр   үзәгенә фитнес группага йөрүче өлкәннәр исеменнән язылган хатта тренерның китүе сәбәпле, дәресләрнең  туктатылуы,  яңадан  торгызуны сораганнар иде. Аларга бу мәсьәлә  тиз арада хәл ителәчәге әйтелде. 

Җыен ахырында район башлыгы Рәис Миңнеханов агымдагы елда да бөтен дәүләт программаларының да эшләве,  аларга Шәмәрдәндә генә дә нинди зур эшләр башкарылуы турында әйтте. “Сез хезмәт урыннарыгызда үз хезмәтләрегезне башкарасыз.  Әмма бүгенге көндә  сездә иң төп мәсьәлә-бала туу саны бик түбән.  Без сез сораганның барысын да үтибез, сез мин сораганны үтәмисез. Бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк”, – диде  район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев