Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Авылга ямь өстәп: Курсабашта яңа чишмә ачылды

2 августта Саба районы Курсабаш авылында, авыл халкы һәм иганәчеләр ярдәме белән Илсур Мөбәрәкшин тарафыннан торгызылган «Ислам» чишмәсен ачу тантанасы булып узды.

   «Ислам» чишмәсен торгызуга битараф булмаган авыл халкы да ярдәм итте. Чишмәне торгызу эшенә Илсур Мөбәрәкшин  алынды. Чишмәне реконструкцияләү һәм төзекләндерү мәсьәләсе килеп баскач, авыл халкы реконструкция инициативасын хуплады һәм бик актив катнашты. Территорияне койма белән әйләндереп алынды, эскәмияләр, матур коймалар,  зур самовар куелды.

   2 августта реконструкциядән соң чишмәне ачу тантанасы булды. Бу көнне үз эшләренең нәтиҗәсен күрергә оештыручылар, турыдан-туры башкаручылар, иганәчеләр, кунаклар һәм авыл халкы җыелды. Авыл тарихындагы шундый мөһим вакыйга белән җирлек башлыгы Айзат Гыймадиев котлады һәм бу изге эштә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Чишмәне ачу тантанасы Курсабаш авыл җирлеге үзешчәннәре чыгышы белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев