Авылларда көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнер мәйданчыклары төзелә
Гражданнарның үзара салым программасы гамәлдә
Әлеге программа нигезендә үзара салым акчасы юллар төзелешенә, территорияләрне төзекләндерүгә, су белән тәэмин итүгә, каты көнкүреш калдыклары полигоннарын карап тотарга, янгын куркынычсызлыгын кайгыртырга, шулай ук елга һәм күлләрне чистартуга тотыла. Татарстанда үзара салым буенча халыктан җыелган һәр 1 сумга бюджеттан 4 сум бүленә.
Тимершык авыл җирлегенең Тимершык, Миңгәр, Көек торак пунктларында гражданнарның үзара салымы хисабына көнкүреш чүп-чарларын җыю өчен контейнер мәйданчыклары төзелеше тәмамланды. Эшне «Руком» һәм «Саба РСУ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре башкардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев