Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авылым тарихы эзләреннән

Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый.

Туган авылны яратып кына калмаска, аның хезмәт сөючән кешеләре турында, аның үткән тарихын белергә кирәк. 13 ноябрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Авылым тарихы эзләреннән” дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Чарада “Туган якны өйрәнүчеләр” клубының эшчәнлегенә анализ ясалды. Очрашуда катнашучы авылыбызның өлкән мөхтәрәм кешесе, үткән тарихи кызыклы вакыйгаларны газета битләрендә яктырып баручы Шакиров Габделәхәт абый, авыл тарихын барлауга зур өлеш кертүче Багабиев Альберт абый белән Рузилә апа да үз фикерләрен җиткерделәр. Чарада үзәкләштерелгән музейлар системасы җитәкчесе Саитова Венера Равил кызы да катнашып берләшмәнең эшен уңай бәяләде, изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев