Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Авыр тормыш шартларында калган һәркемгә социаль хезмәт күрсәтәбез»

«Балкыш» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гүзәл Закирова белән әңгәмә.

Халыкка комплекслы  хезмәт күрсәтү үзәкләре социаль өлкәгә кагылышлы  бурычларны хәл итүдә мөһим роль уйныйлар.  Башкарган  вазифалары  авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга, гаиләләргә, балаларга ярдәм чаралары оештыру белән бәйле.  «Балкыш» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге әлеге юнәлештә 18нче елын максатчан  эшли. Һәм республикада үзенә төрдәш учреждениеләр рейтингында алдынгы позициядә тора. “Балкыш”ның 2022 елдагы эшчәнлеге турында үзәк директоры Гүзәл Закирова белән әңгәмә  кордык.

– Бурычларыбызны балигъ булма­ган­нар эшләре комиссиясе, мәга­риф ида­рә­се, сәламәтлек саклау уч­реж­дениеләре, эчке эшләр бүлеге бел­гечләре белән берлектә үтибез,– диде Гүзәл Рөстәмовна. – Бер юнәлеш  – авыр тормыш шартларында калган гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү. Бүлекчә мөдире булып 10 ел Сания Мәгъсумова эшли.  Белгечләр төрле категорияләргә караган гаиләләр исемлекләрен hәрдаим яңартып тора. Исемлеккә табышлары аз, әтисен яки әнисен югалткан, тотрыклы эш урыны булмаган, яшәү шартлары начар гаиләләр керә. Балигъ булмаган балаларның күзәтүчесез калуын, тәртип бозып йөрүен кисәтү буенча  планлы профилактик эш алып барыла. Шушы максаттан 2022 елда махсус комиссия 70 тапкыр  урыннарга чыгуны оештырды. Әлеге чараларда 135 гаиләгә һәм аларда тәрбияләнүче 279 балага социаль-педагогик-психологик ярдәм күрсәтелде. Ун ата-анага эшкә урнашырга, 6 ата-анага алкоголизмнан дәваланырга ярдәм ителде, 27 бала сәламәтләндерү лагерьларында ял итте.

«Демография» милли проекты кысаларында 2021 елда халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге, аутистик тайпылышлары булган инвалидлар өчен көндезге төркем оештырылган иде. 2022 елда менталь тайпылышлары булган 20 инвалидка педагогик һәм психологик ярдәм күрсәтелде.

Халыкка комплекслы хезмәт күр­сәтү үзәгенең икенче тармагы – өй­гә барып социаль хезмәт күрсәтү бү­лекчәсе (җитәкчесе Алсу Степанова). Бүлекчәнең төп максаты – өлкән яшь­тәге hәм ялгыз яшәүче мөм­кинлекләре чикле кешеләргә социаль, медицина хез­мәте күрсәтү. 2022 елда барлыгы 232 кеше ярдәм  алды. Ел дәвамында 71 мохтаҗ кеше ачыкланып, исәпкә куелды.

– Алар социаль хезмәткәрләрдән ка­нә­гатьме?

– Бүлекчәдә 36 социаль хезмәткәр 195 өлкән кешене  кайгыртучанлык белән  колачлый. Эшләреннән ризасызлык белдерүчеләр юк. 

– “Демография” милли проектына бәй­­ле  чаралар белән дә таныштырыгыз әле.

– 2019 елдан әлеге проект кысаларында Татарстанда өлкән яшьтә­геләрне һәм инвалидларны озак вакытлы тәрбияләү системасын гамәлгә кертү башланды.  Төбәк проекты рес­публикада “Өлкән буын” исемен  алды. Социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен зур күләмдә финанс чаралары карала. Проектны гамәлгә  ашыру  кысаларында 2022 елда Саба үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре белән бер­лектә 119 өлкән яшьтәге кешегә һәм инвалидка комплекслы социаль хез­мәт күрсәтелде. Ел саен торак-көнкүреш шарт­ларын, газ, электр үткәргечләрен тикшерү һәм социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыкларын ачыклау максатын­нан ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өй­лә­ренә йөреп чыгу оештырыла. 2022 елда шул максаттан   80 яшьтән узган 519 кеше тикшерелде. Аның нә­тиҗәләре буенча 39 ялгыз яшәүче ке­шегә социаль хезмәткәр беркетелде, 3  елда  “Сиделка” ярдәме алучылар 17гә җитте.

2019 елда “Демография” милли про­ектының “Өлкән буын” проекты кы­саларында үзәккә «LADA Largus» ав­томобиле кайткан   иде. Ул 65 яшь­тән узган өлкәннәрне һәм физик мөм­кин­лекләре чикләнгән кешеләрне ме­­дицина учреждениеләренә алып ба­ру өчен каралган. 2022 елда авыл җир­лекләрендә яшәүче 1470 өлкән кеше по­ликлиникага китерелде. Бу – планга ка­раганда 45 кешегә күбрәк.

– 2023 ел бурычлары турында да  әйтеп китегез  инде.

– Агымдагы елда да төп бурыч районда шушы юнәлештә дәүләт сәясәтен закон нигезендә тормышка ашырудан гыйбарәт булачак. Ветеранмы ул, инвалидмы, күпбалалы гаиләме – социаль ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә безнең игътибарыбыз җитәргә тиеш. “2020-2025 елларга Татарстан Республикасы халкына социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру” чаралар планын үтәүне, социаль хезмәт күрсәтүне оештыруның яңа  алымнарын кертү юлы белән бүлекчәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тагын да яхшыртуны максат итеп  куябыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев