Авызың кыек булса, көзгегә үпкәләмә
Агымдагы елның 8 июнь төнендә юл-патруль хезмәте инспекторы районыбыз авылларының берсендә “Лада” автомобилен туктата.
Йөртүчедә алкоголь куллану билгеләре күзәтелә: авызыннан аракы исе килә, теле көрмәкләнә, йөзе кызарган була. Инспектор аның исереклек дәрәҗәсен махсус прибор ярдәмендә ачыкларга тәкъдим итә. Әмма фамилиясе Әхмәтҗанов икәне ачыкланган йөртүче алкотекторга өрүдән баш тарта. Шуннан соң аңа карата медицина тикшерүен узу өчен хастаханәгә җибәрү турында беркетмә төзелә. Тоткарланучы монысына ризалык бирә. Әмма хастаханәдә фикерен үзгәртә. Медицина тикшерүе узуга каршы килә. Шуңа да карамастан, машина йөртүченең административ хокук бозуы факты суд материаллары, барлык процессуаль документлар белән раслана.
Судта 40 яшьлек ир үзенең гаебен тулысынча тануын һәм 30 мең сум күләмендәге штрафны да хәзердән үк түләргә әзер булуын белдерде. Бер ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәчәген дә башын иеп, тыныч кына тыңлады.
Менә 3нче ел инде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә исерек йөртүчеләрнең исем-фамилияләре, фотолары җирле матбугат битләрендә, телевидениедән күрсәтелә. Болар юлларда иминлек булдыру максатында, башкаларга сабак булсынга эшләнә. Моңа үпкәләмәскә, гаепне үзеңнән эзләргә кирәк. Авызың кыек булса, көзгегә үпкәләмә, диләр бит.
Саба муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев