Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Бабайларым рухын зурлап килдем»

3 сентябрь көнне “Бердәм Россия” партиясенең “Тарихи хәтер” федераль проекты кысаларында Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган “Җиңү диктанты” Халыкара акциясе узды.

Саба гимназиясендә узган халыкара чарага райондашларыбыз да бик теләп кушылды. Аны үткәрү базасы итеп мәгариф учреждениесе сайлануы очраклы түгел, чөнки акциянең асылы тарихи хатирәләрне барлау белән беррәттән, укучыларга патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.

«Бердәм Россия»нең «Яшь гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Халиев әлеге тарихи датаның асылына тукталды. «1945 елның 2 сентябре Япония капитуляция турындагы актка кул куйган, икенче Бөтендөнья сугышы рәсми рәвештә тәмамланган көн буларак теркәлгән. Бу тарихи яктан бик мөһим дата. Бү­генге акциянең төп максаты диктант язу гына түгел, шушы чара аша Бөтендөнья халкын берләштерүгә дә юнәлдерелгән. Илебез азатлыгы өчен сугышкан каһарманнарыбызның батырлыгын яшь буынга җиткерү – безнең төп бурычыбыз”, – диде үз чыгышында Айнур Халиев.

Иң элек «Берлинны алу» дип аталган видеофрагмент тәкъдим ителде. Акциядә катнашырга барлыгы 115 кеше теләк белдергән, алар арасында гимназиянең VIII, IХ,Х, ХI сыйныфлары һәм аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе укучылары бар иде. Шулай ук «Җиңү диктанты»на онлайн тәртиптә дә кушылучылар булды. Үзләре шәхси теләк белдереп килүчеләр арасында төрле буын вәкилләре булуы да әлеге акциянең тарихи әһәмиятен дәлилли иде. Район мәгариф идарәсе методисты Гөлнара Шакирова да кайчандыр тарих фәнен укыткан кеше буларак, акциягә битараф кала алмаган. «Күңелдә һаман да әлеге фәнгә тартылу, тарих белән кызыксыну яши. Үземнең белемнәремне тагын бер кат барлау теләге һәм илебез белән горурлану хисләре мине әлеге чарада катнашырга китерде», – ди Гөлнара Ринат кызы. Сабадан Илсөяр Мифтахова да әлеге чарага килүне илебез азатлыгы өчен сугышкан батырларны, бабалары рухын зурлау дип саный. «Саба таңнары»  газетасында диктант язу турындагы хәбәрне укыдым да, килми булдыра алмадым. Ике як бабам да сугышның беренче көненнән яуга киткәнннәр. Хаҗислам бабам Шәйхелисламов укчы взвод командиры була, 1943 елның октябрендә Черниговск шәһәре янында контузия ала. 1944 елның гыйнварына кадәр Мәскәүдә дәвалана. Сугышка кадәр парткабинет мөдире, мәдәни-агарту бүлеге мөдире, Саба сельпосы рәисе булып эшли. Икенче бабам Ибраһим Әлмөхәммәтов та 15 тапкыр Баш командующийның рәхмәтенә лаек була. Сугыш турындагы видеофильмны караганда да сугышчылар арасында үземнекеләрне эзләдем. Кем белә, бәлки кинода бабамнар узган утлы юллар сурәтләнгәндер», –  ди Илсөяр ханым.

Акциядә катнашучылар 45 минут эчендә 25 сорауга җавап биреп, сугыш турындагы белемнәрен яңарттылар.

«Җиңү диктанты»нда Бөек Ватан сугышында зур роль уйнаган шәхесләр исемнәре, сугышка багышланган фильмнар, җырлар турында кызыклы сораулар бар иде. Сораулар җиңел булмаса да, сугыш тематикасы белән кызыксынучы һәм мәгълүматы күп булган катнашучылар өчен ул авырлык тудырмады. Кайбер сораулар әле Бөек Ватан сугышы турында җентекләп өйрәнүне таләп итә», – ди акция өчен җаваплы Гөлнара Фазылова.

«Җиңү диктанты»н онлайн язучыларга сертификатлар шунда ук чыгарылса, турыдан-туры махсус мәйданчыкка килеп язучылар нәтиҗәләрне ел ахырына кадәр белә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев