Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бабаларым – минем горурлыгым

#МойГеройМояСемья (#МинемГеройМинемГаилә) Минем әни ягыннан бабам Мәгъсум Барый улы Шакиров 1924 елның 12 сентябрендә Балтач районы Карелино авылында туган

 

#МойГеройМояСемья (#МинемГеройМинемГаилә)

  Минем  әни  ягыннан бабам Мәгъсум Барый  улы Шакиров 1924  елның 12 сентябрендә Балтач районы Карелино  авылында  туган. 1942  елның 12  сентябрендә Совет  армиясе  сафларына  алына, фронтка 1943 елның 23 февралендә  җибәрелә. Минометчы булып 247нче  укчы дивизиянең 916нче  полкы составында  сугыша. 1943 елның 12  августында  Брянск янында бәрелешләрдә каты  яралана. Госпитальдә аңа II төркем  инвалидлык бирелә. Яралары төзәлгәннән 1944 елның 10 декабрендә кабат алгы  сызыкка озатыла. НКВДның 365нче  полкында  укчы булып  хезмәт итә. Кенигсбрегны  штурмлауда  катнаша. Батырлыгы  өчен “Кызыл Йолдыз ордены белән  бүләкләнә. 1946  елның 28 гыйнварында туган  ягына  кайта.  Аның  сугышчан  юлы турында “Сугышчан хезмәтләре  өчен”, “Германияне  җиңгән өчен” медальләре дә сөйли. Хезмәт юлын сәүдә системасында дәвам итә. 1958-1981 елларда  Балтач  икмәк комбинаты  директоры булып  эшли. Хәзер  аның вафатына  20 ел вакыт  узган. Мин ил азатлагын  яклап данлы  сугыш юллары  узган бабам белән чиксез горурланам.   

 

     Минем бабамның әтисе - Шәрипҗан Галимҗан улы Галимҗанов ( әти ягыннан) 1919 елның 5 июлендә Ике басу Арташ авылында туа. 1939 елның сентябрь аенда Совет Армиясе сафларына алына.  1941 елның 27 февралендә фронтка жибәрелә. 659 укчы полкы составында минометчы булып сугыша. Сугыш вакытында төрле авыр тән җәрәхәтләре ала. Ләкин, госпитальләрдә тернәкләнеп чыгып, кабаттан фронтка китә һәм Бөек Җиңүне Германиядә каршылый.

1946 елның 13 сентябрендә СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә бабам демобилизацияләнә.

Аның сугышчан юлы турында " Германияне җиңгән очен" медале, " Берлинны алу өчен" дигән юбилей бүләкләре дәлил. 1988 елның февралендә вафат була. Мин Бөек Ватан сугышында катнашкан әтиемнең бабасы белән горурланам!

Алия Галимҗанова,

 Сәләтле балалар мәктәбенең VIII сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев