Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Бадминтон буенча җыеннарның икенче этабы уза

Җыеннарда Саба, Килдебәк, Лесхоз, Шекше, Арташ һәм Нырты авылларыннан 50 гә якын яшь бадминтончы катнаша.

  "Саба-Арена" спорт мәктәбе  даими рәвештә төрле чаралар, шул исәптән спорт җыеннары оештыра. Профессиональ тренерлар Гөлнара Зарипова, Илзия Бакирова  һәм Айнур Әхмәтшин  җитәкчелегендә бадминтон буенча җыеннарның икенче этабы башланды.

   Җыеннар 27 июльдә башланып  15 августка кадәр дәвам итәчәк.Бу җыеннарда бадминтон уены техникасына һәм тактикасына аерым игътибар бирелә. Яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен күп һәм дөрес күнегүләр ясарга, техниканы камилләштерергә, чыдамлылыкны үстерергә һәм имгәнүләрдән сакланырга кирәк. Бадминтон буенча җыеннар-спортчыларның техник күнекмәләрен, тактикасын, физик әзерлеген һәм чыдамлыгын үстерүгә юнәлдерелгән интенсив күнегүләр чоры.

   Чара кысаларында тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә катнашучылар сугу техникасын камилләштерәләр, уен стратегияләрен өйрәнәләр һәм физик форманы ныгыталар. Командалы хезмәттәшлекне үстерүгә аерым игътибар бирелә. Җыеннарда Саба, Килдебәк, Лесхоз, Шекше, Арташ һәм Нырты авылларыннан 50 гә якын яшь бадминтончы катнаша. Мондый чаралар спортчыларга яңа үрләргә ирешергә һәм булачак ярышларга әзерләнергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев