Байлар Сабасында яшәүче Әмир ага Миңнехановны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, Агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова тәбрикләде.
Әмир Миңнехан улы Миңнеханов 1936 елның 16 мартында Норлат районы (Нурлат Октябрьский) Чулпан авылында дөньяга килә. 7 сыйныфны туган авылында, 8-10 сыйныфларны Кизләү урта мәктәбендә укый. 1955 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының агроном белгечлегенә укырга керә. Укуын тәмамлагач, хезмәт юлын Әлки районы “Энергетика” совхозында өлкән агроном булып башлап җибәрә. 1963 елда Мамадыш совхозында баш агроном, 1967 елда совхоз директоры, 1968 елдан Саба районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном булып хезмәт куя. 1979 елда Саба КПСС райкомына секретарь итеп сайлана. 1984 елдан авыл хуҗалыгы идарәсендә дәүләт инспекторы булып эшләп лаеклы ялга чыга. Әмир Минихан улы үз хезмәтен шулкадәр яратып, намус белән башкара ки, 1975 елда ТАССРның атказанган агрономы дигән мактаулы исемгә лаек була хәтта.
1963 елда Әмир абый Саба районы Өчнарат авылы кызы Рәфидә апа белән гаилә корып яши башлыйлар. Бер кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Аларга ныклы белем һәм тәрбия бирәләр. Кызлары Әнисә – КФУда инглиз теле укыта, доцент, педагогия фәннәре кандидаты. Уллары Ринат–отставкадагы Федераль куркынычсызлык хезмәте полковнигы, Мотор-төзелеш заводының куркынычсызлык буенча директоры.
Бүгенге көндә Әмир абый булганына шөкер итеп тормыш иптәше Рәфидә апа белән 4 онык, 5 оныкчыкларының уңышларына сөенеп Байлар Сабасында гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев