Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Байлар Сабасында яшәүче Рөстәм ага Нәҗметдиновны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән «Балкыш» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Дәүләтшин, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов тәбрикләп иң изге теләкләрен җиткерде.

 Рөстәм Каюм улы Нәҗметдинов Байлар Сабасы авылында дөньяга килә. 1943 елны Саба башлангыч мәктәбенә  укырга кеоә. 1951 елны Саба урта мәктәбенең 8 классын тәмамлый. Хезмәт юлын 1951 елның сентябрендә Саба МТСында токарь өйрәнчеге булып башлый. 1953 елның февралендә Лаеш районына шоферлык һөнәрен өйрәнүгә җибәрелә һәм шул ук елның маенда укуын уңышлы тәмамлый. Җәй аенда үзенең беренче машинасы МТСта полуторка ГАЗ-М машинасында эшли башлый. 1954 елның 8 октябрендә Кызыл Армия сафларына алына һәм Баку шәһәрендә хезмәт итә. 1957 елның ноябрендә туган якларына кайта. 1958 елның маенда Саба райпотребсоюзында шофер булып эшли, ә 1960 елның февралендә Казандагы автомеханиклар курсларына укырга җибәрелә. Белем алып кайткач, автомеханик вазифасында эшләвен дәвам итә. 1961 елның апрелендә Рөстәм Каюм улы гаилә корып, Рафига Бари кызы белән гомер юлын бергә үтәргә ниятли. Алар өч бала — Гөлинә, Гөлнар һәм Маратны тәрбиялиләр.  ​
1964 елның 1 августында ул Саба АТП-сына автобус йөртүче булып керә. Эш сәләте һәм түземлеге өчен 1975 елның 25 ноябрендә гараж мөдире итеп билгеләнә. Хезмәт юлында ул күпсанлы бүләкләргә лаек була.1995 елның августында Рөстәм Каюм улы лаеклы ялга чыгып, озын һәм нәтиҗәле хезмәт юлын тәмамлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев