Бәйрәм көннәрендә район үзәк хастаханәсе яңа график буенча эшләячәк
Районыбыз медицина оешмаларының 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр эш көннәре һәм сәгатьләре билгеле булды.
3 һәм 7 гыйнвар көннәрендә Саба үзәк район хастаханәсе поликлиникасы, Шәмәрдән участок хастаханәсе, Икшермә, Лесхоз табиблык амбулаториясе, шулай ук гомуми хастаханә бүлекчәләре: рентген, клиник диагностика лабораториясе, утратавыш һәм функциональ диагностика кабинетлары, фельдшер-акушерлык пунктлары медицина хезмәте күрсәтәчәк.
2026 елның 2,5,10 гыйнвар көннәрендә хастаханәдә участок терапевтлары, педиатрлар һәм шәфкать туташлары кизү торачак, теләге булучылар диспансеризация узарга мөмкин.
Кирәкле мәгълүматны 8(84362) – 2-35-40 телефоны буенча алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев