Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БАЛА КАТНАШЫНДА АВАРИЯ

30 сентябрьдә Саба-Тимершык-Югары Симет автомобиль юлында балалар катнашында авария булды. “Лада-Гранта” машинасы белән идарә итүче В. 15 сәгать 30 минутта хәрәкәт иминлеген тәэмин итүче тизлекне һәм дистанцияне дөрес сайламыйча, юлны көйләнелми торган аркылы чыгу урыныннан 12,3 метр читтәрәк урам аша чыгып баручы VII сыйныф укучысын бәрдерә. Нәтиҗәдә кыз тән җәрәхәтләре ала.

1981 елгы В. “ВВ1М” категорияле “права”ны 4 ай элек кенә алган була.

Көзге чорда юл-транспорт вакыйгаларының ешаюын күздә тотып, ЮХИДИнең район бүлекчәсе автомобиль йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең юлларда бик игътибарлы булуларын сорый. Әти-әниләрнең һәм укытучыларның балаларны юлны махсус аркылы чыгу урыннарыннан гы­на йөрергә кирәклеге турында кат-кат ки­сәтүләре мөһим.

Фото: 1tulatv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев