Балалар агач эшләнмәләргә бизәк төшерә
Җәйге ял-2025
Укучыларның җәйге яллары дәвам итә. Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре балалар өчен агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Үз тормышында буялган агач кашыклар яки савытлар күрмәгән кеше юктыр, мөгаен. Агачка рәсем ясау сәнгать һөнәрләренең серләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, шулай ук кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра. Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев