Балалар акча санарга өйрәнә
Сабада «Балаһөнәр» проекты дәвам итә
"Сабабалаһөнәр" муниципаль программасының чираттагы маршруты, программада "Экономист" станциясе буларак билгеләнгән финанс-бюджет палатасында тукталды. Бирегә Шәмәрдәннең "Теремок" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Нәниләрне район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсүн Сөнгатов каршы алды. Балалар командаларга бүленеп, керем һәм чыгым төшенчәләре белән таныштылар. Уен барышында балалар нинди керемнәр хисабына гаилә бюджетының тулылануы, зур чыгымнарның бюджетка тәэсире һәм балалар үзләре экономия ясауга нинди өлеш кертә алулары турында сөйләштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев