Балалар архив эше белән кызыксына
Балалар бакчасына йөрүчеләрне төрле һөнәрләр белән таныштыралар
Сабаның 4нче номерлы «Кынгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, тәрбияче Алсу Хаҗиева белән бергә Башкарма комитетының архив бүлеге эше белән таныштылар.
Балалар өчен бу мавыктыргыч сәяхәт булды. Экскурсиядә балаларга архивның нәрсә икәнен аңларга мөмкинлек бирделәр. Архив бүлеге начальнигы Альбина Сираҗетдинова архив документларының ни өчен кирәк булуын һәм аларны нигә сакларга кирәклеген аңлатты. Меңләгән архив эшләрен сыйдыра торган архивсаклагычның үзендә булу һәм документларны цифрлаштыру да балаларда зур кызыксыну уятты.
«Архивка бару - ул яңа тәэсирләр, гадәти шартлардан чыгу, дөньяга карашны киңәйтү һәм үз төбәгеңнең тарихи вакыйгалары турында файдалы мәгълүмат алу ысулы»,- диләр тәрбиячеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев