Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Балалар нигә юлларда үлә? Моңа кем гаепле?

2025 елның 22 декабреннән яңа елның 11 гыйнварына кадәр республикада һәм районыбызда балаларның юлларда, транспортта имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән “Кышкы каникуллар” чарасы уза.

 

2025 елның 22 декабреннән яңа елның 11 гыйнварына кадәр республикада һәм районыбызда балаларның юлларда, транспортта имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән “Кышкы каникуллар” чарасы уза.

2025 елның 11 аенда республика юлларында 16  яшькә кадәрге пассажирлар катнашында булган 138 авариядә 13 баланың гомере  өзелгән, 155е тән җәрәхәтләре  алган.

Мондый очракларда балалар вәзгыятькә йогынты ясый алмый, чөнки хәтта пассив куркынычсызлык чараларын куллану да күбесенчә олыларга бәйле. Соңгы биш елда һәлак булган балаларның яртысыннан артыгы – пассажирлар. Әйтик, 2023 елда 16 һәлак баланың 11е, 2024 елда 10  баланың – 3е, ә быел гомере  өзелгән 15  баланың 10ы — пассажир.

Дәүләт автоинспекциясе Юл хәрәкәте  кагыйдәләренең  22.9 пункты үзгәртелүгә карамастан,  барлык ата-аналарга куркынычсызлык максатында 7 яшьтән узган балаларны да махсус  утыргычларда  йөртергә киңәш итә.

Китерелгән мисаллар транспорт  чараларына баручы балаларның иминлеге ата-аналар кулында булуын тагын бер кат раслый. Игътибар һәм кайгырту бер минутка да кимемәскә тиеш.

  Җәяүле балалар  да  юл хәрәкәте катнашучылары арасында аеруча югалып калучан. Быел 11 ай эчендә алар катнашындагы 201 авария аларда 1 бала һәлак булды, 208е бала яраланды.

Балаларның саксызлыгы аркасында 66 ДТП теркәлде, аларда 1 бала һәлак, 66 бала тән җәрәхәте алды.

12 яшькә җитмәгән һәм юлда ялгызы булган бала — гадәттән тыш хәл. Бала юлда бары тик өлкән кеше даими контрольдә тоткан очракта гына куркынычсыз була ала.

Мәсәлән, 27 июньдә Алабуга районында  “Haval” автомобиле йөртүчесе, олыларсыз һәм җәяүлеләр өчен билгеләнмәгән урында юл аркылы чыккан 10 яшьлек кыз баланы бәрдерә. Бала вакыйга урынында ук вафат була.

Балалар мөстәкыйль рәвештә урамда йөри башлаганчы, берничә ел дәвамында ата-аналары белән бергә була: башта кулда, аннары арбада, соңрак кулга тотынып. Бу вакыт шәхси үрнәк аша куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру өчен җитәрлек.

Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, 12 яшькә кадәрге балаларда күзәтү мәйданы таррак, аларга юлдагы хәлне бәяләү өчен олыларга караганда ике тапкыр күбрәк вакыт кирәк. Шуңа күрә юлны чыкканда аларга аеруча игътибарлы булу зарур. Баланың киеме дә күзәтүгә комачауламаска тиеш: капюшоннар, күзгә төшкән бүрекләр юл аркылы чыкканда урынсыз. Бу өлкәннәргә дә кагыла.

Юлларда хәл кискенләшү сәбәпле һәм балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын булдырмау максатыннан, чара барышында балаларны йөртү кагыйдәләренең үтәлеше тикшереләчәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләр дә ГАИ хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак.  Мәктәпләрдә  полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәрү каралган. Автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда да тематик лекцияләр оештырылачак. Көн кыскару, һава шартлары начарлану сәбәпле, Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм уяу булырга, яктылык кайтаргыч элементлы киемнәрдән    йөрергә  чакыра.

Фото ясалма интеллектта ясалды

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев