Балалар терлекчеләр эше белән таныша
Кичә Саба урта мәктәбе каршындагы “Салават күпере” лагеренда ял итүче балалар дүрт төркемгә бүленеп, терлекчелек фермаларына юл тотты
Беренче төркем Туктар авылындагы “Юлбат” авыл хуҗалыгы фермасында булды. Яшь кунакларны комплекс начальнигы Фәнис Бариев каршы алды, ферманың эшчәнлеге таныштырды. Укучылар сыерлар, бозауларның тору урыннарын күрде, сөтнең ничек итеп кибетләргә килгәнен белде.
Икенче отряд “ООО Лукоз Саба “ фермасына барды. Укучыларны Ландыш Фәрит кызы каршылады. Балалар кәҗәләр тәрбияләнгән урыннарны карадылар. Соңыннан кәҗә сөтеннән ясалган туңдырма белән дә сыйландылар.
Өченче отрядны “Игенче” җәмгыяте комплексында да җылы каршы алдылар. Алар өчен баш зоотехник Вәлиев Марс ферма буйлап экскурсия оештырды. Балалар катнаш азык ясала торган цехта, сыер саву залында булдылар, сөт саклый торган суыткыч цистерналарын да күрделәр. Балаларга иң ошаганы бер айлык бозауларны ашату булды.
Дүртенче отряд ООО “СХП Югары Шытсу” ферма комплексына барды. Ферманың технологы Илдус Абдуллин комплексның эшчәнлеге белән таныштырды.
Мәктәп яны лагере тәрбиячеләре, балалары, аларның әти-әниләре исеменнән, вакытларын жәлләмичә безне якты йөз белән каршылап, безне ферма эшчәнлеге белән таныштырган өчен хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез, уңышлар телибез.
диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев