Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Баланың сөйләме камил булсын өчен... [логопед киңәшләре]

Эш дәверемдә еш күзәтелә торган тенденция – ул ике теллелек. Шул турыда ассызыклап үтәсем  килә.

Эш дәверемдә еш күзәтелә торган тенденция – ул ике теллелек. Шул турыда ассызыклап үтәсем  килә. Аваз кую позицияләре барлык илләрдә бертөрле, әмма  кайбер илдә норма булып саналса да, бездә ул аваз кимчелек була. Мисал китерик: инглиз телендә өрелмәле «зэ» авазы, аларда  кимчелекле аваз саналмый, рус телендә ул тел кимчелеге. Франциядә  «Р» авазы «Г» дип йөртелә.Ул аларда норма санала. Тагын бер мисал: балалар бакчасында  рус һәм инглиз теле атналыгы бара. Балалар ике телдә шигырь сөйлиләр. Рус телендә сөйләгәндә аваз кимчелеге күзәтелә.Инглиз телендә сөйләгәндә аваз кимчелеге  күзәтелми. Чөнки инглиз телендә аваз әйтелешләре артикуляция ягыннан жиңелрәк. Шуны истән чыгармаска кирәк: бала үз туган телендә саф, матур  итеп бары тик  яхшы  ишеткәндә, авазларны дөрес ишетеп аерганда гына сөйләшә ала.

Кешенең баш мие  ике өлештән –уң  һәм  сул ярымшарлардан тора. Уң як ярымшар гәүдәнең сул ягы өчен җавап бирә, аның белән идарә итә. Ә сул як ярымшарлар гәүдәнең уң ягы һәм сөйләм өчен  җавап бирә. Әгәр баланың  уң як ярымшары йокласа, без «пока» дисәк бала «капо» ди. «Са-за» дисәк, бала  «аса-маза» диячәк. Баланың  фонематик ишетүе әйбәт булса, барлык авазларны әйтә һәм җөмләдә куллана. Баланың  телендә  аваз кимчелеге  булса, дисграфия  һәм дислексия барлыкка килә. Шуның өчен һәрдаим  кечкенәдән балаларның ике як ярымшарларын тигез формалаштыру һәм үстерү өчен күнегүләр эшләргә кирәк: са-за; су-зу; сы-зы, ша-жа; шу-жу; ши-жи… Һәм  балага тирә-юньдәге тавышларны тыңларга һәм кайда нинди тавыш ишетелүен әйтергә кушыла. Баладан: «Өч аю» әкиятен «Кем сөйли?»– дип сорыйбыз. Әкият героен чагылдырган рәсемне табарга  тәкъдим итегез. «Мин нинди уен коралында уйныйм». Балага күрсәтмичә бубенда, гармунда, барабанда уйнала. Бала  игътибар белән тыңлый. Сез баладан нинди уен коралының тавышы ишетелүен сорагыз. Ишетү сәләтен үстерү белән бергә, балалар белән артикуляция гимнастикасы да үткәрергә кирәк. 5-6 яшьлек балаларга мондый гимнастика аваз әйтүдәге кимчелекләрне төзәтергә ярдәм итә.  Артикуляция гимнастикасын әкият формасында үткәрү уңай нәтиҗәләр бирә.

Телне  дөрес итеп хәрәкәт­лән­дерергә өйрәнгәч, балага һәр авазның артикуляциясен аңлату җиңелрәк. Бала авазны дөрес итеп әйтергә өйрәнә. Аваз куелганнан сон, ул иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләдә ныгытыла. Аннары сөйләмгә кертелә. Кимчелеге төзәтелгән авазны ныгыту өчен тизәйткечләр ярдәм итә. Аларны кабатлый-кабатлый, аваз тагы да ныгытыла. Кыска шигырьләр, табышмаклар, телшомарткычлар ятлауның да файдасы зур. Шул аваз кергән сүз белән  грамматик яктан дөрес итеп җөмләләр төзү өстендә эш алып барыла. Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзеп баланың сөйләме камилләшә, ул фикер йөртергә өйрәнә, аның сөйләмендә эзлеклелек барлыкка килә.

 Алия Мифтахова, 

 «Бәләкәч»  балалар  бакчасының укытучы-логопеды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев