Баласын үз куллары белән казыган кабергә үзе иңдерә
Бу дөньяда адәм балаларының башыннан узган гыйбрәтле хәлләрне шактый ишетергә туры килде. Һәрберсен йөрәгем аша үткәреп тыңлагангамы, күз яшьләрен тыеп булмый кайчак...
Бик якын танышым сөйләгән бүгенге вакыйганы да сезгә бәян итәр алдыннан күп сорауларга җавап эзләп азапландым. Шундый бәндәләрне җир ничек күтәрә? Хатын-кыз исеменә, ана исеменә лаекмы мондый кеше? ...Танышымның әбисе Ирина белән бабасы Николай матур гына гаилә корып, 7 балага гомер бүләк итәләр. Беренче бала һәм төпчеге — кызлар булса, калганнары — малайлар. Шушы бәхеткә куанып яшисе дә яшисе югыйсә. Әмма көннәрдән беркөнне түгәрәк гаиләнең ишеген бәхетсезлек кага. Ирина гаиләсен төшке аш белән сыйлаганнан соң, тиз генә идәннәрне юып чыгармакчы була. Элек бит авыл өйләрендә буялган идәннәр бик сирәк күренеш иде. Кечкенәдән үзенең уңганлыгы белән аерылып торган Ирина да, чиста булсын дигәндер күрәсең, ком белән ышкый-ышкый агач идәнне ялтыратырга керешә. Гөнаһ шомлыгына, шул идәннең бер чырасы тырнак астына сызылып кереп китә. Ирина моңа артык игътибар итмәскә тырыша һәм эшен дәвам итә. Әмма бармак төне буе сулкылдап үзәккә үтә. Иртән торып кул астында булган дарулар белән бәйләштергәндәй итә дә, тагын тормыш мәшәкатьләренә күмелә. Авыл җирендә итәк тулы баланы ташлап, врач эзләп йөрергә вакыт юк шул. Менә шушы үзенә вакыт таба алмау харап итә дә инде Иринаны. Тырнак астына кадалган чыра үлекләп тәнгә тарала, аннан бөтен канны зарарлый. Санаулы көннәр эчендә әле кайчан гына бәхет эчендә йөзгән гаилә күген кара болытлар каплый — Ирина күзләрен мәңгелеккә йома. Бер кочак бала белән тол калган Николай өчен дөньяның асты өскә килгәндәй була. Хатынының кырыгы узуга, ул балаларын кызганудан, өйгә бер хатын алып кайта. Ләкин ул хатын бу кадәр балага түзәргә йөрәксенми күрәсең, табанын тиз ялтырата. Николай бераз ялгыз яшәгәч, тагын бер тапкыр бәхетен сынап карарга уйлый. Әмма бу юлы да аның өметләре акланмый, яшь хатын аларны калдырып китеп бара. Ә менә өченче талпынуда инде Николайга Лена үзе үк чат ябыша. 7 балалы ялгыз иргә ул үз кызын да ияртеп килә. Әнисеннән ятим калган өч яшьлек Лиза үги әнинең иярә килгән үзе чамарак яшьтәге кызы белән уйнарга ярата. Ул көнне дә алар кул астында булган уенчыклар белән бергәләп уйнап утырганда нәрсәгәдер тарткалаша башлыйлар һәм, күрәсең, сугышып ук китәләр. Үги ананың кызы үкереп елый-елый, бармак белән Лизага төртеп күрсәтә-күрсәтә, әнисе янына чаба. Үги ана йөгереп килгән уңайга Лизаны, карчыга шикелле, бармаклары белән эләктереп ала да, чәпәләп ата. Аннары, салкын кыш ае булуга карамастан, өйдә йөргән бер кат юка күлмәк белән тыштагы салкын чоланга алып чыгып бикләп куя. Бу вакытта әти кеше эштә, калган балалар, Лизаның бәхетсезлегенә, өйдә булмый. Шунлыктан аның кая киткәнен күрми дә калалар. Лиза өч яшьлек кенә булса да, чоланга чыгарып бастырып куюга, ялан тәпиләренә салкын үрмәләвен тоеп, тыпырдап елый-елый аякларын өшүдән саклый башта. Аннары инде суыктан тешләре тешкә тими башлаган баланың тавышы карлыга, ул чоланда булган иске-москы чүпрәкләрне өстенә каплаштыргандай итә. Бала булса да, яшәү инстинкты сүнмәгән була күрәсең. Әмма бу гына аны өшүдән саклап кала алса икән. Сабыйны инде йокыга тарта башлый. Аяк-куллары да, тәне дә берни сизмәгән Лиза салкын идәнгә башын төртә. Балалар кайткач, Лизаның өйдә юклыгын күреп, үги әнидән сорашсалар да төгәл җавап ала алмыйлар. Хәер, бу өйдә аларның авыз ачып артык сүз сөйләргә хокуклары да булмый шул. Ә эштән арып кайткан әти кеше, аларга игътибар итеп тормый, тиз-тиз генә тамагына капкалый да, ятып йоклый. Кышның үзәк өзгеч салкын җиле агач өйнең бүрәнәләрен төне буе шакып чыга. Әйтерсең шул рәвешле ул явыз ананы үзенең вәхши эшеннән кире кайтырга чакыра. Тик ул хайвани зат нәни сабыйның салкында интегүләрен белә торып, җылы юрган астында изри бирә. Алай да, иртән иртүк, эченә шом йөгерә күрәсең, башкалар уянганчы, чоланга чыгып баланы алып керергә уйлый. Мескен Лизаның өйгә алып кергәндә инде сулышы да чак-чак кына сизелә. Сабыйның озын керфекләренә каткан бозлар аның күз яшьләрен түгә-түгә озак газаплануын сөйли. Үги ананың моңа бер генә кылы да селкенми. Йокыдан уянган әти кеше генә әлеге күренештән бер мәл катып кала. Аның: “Ничек? Ник болай булды?” — дигән сорауларына җавап бирми Лена. Николай кызын кулларына алып шаккатып торган арада, хатын тиз-тиз генә үз кызын уятып киендерә дә, өйдән чыгып шыла. Нишләргә дә белмәгән әти кеше исә баласын жәлләүдән өзгәләнә. Бозланып каткан баладан җылы өйгә кергәч идәнгә тып-тып тамчылар тама. Николай баланы җылытырга теләп, мич башына урын әзерли һәм аны шунда төреп яткыра. Лиза аңына килмичә бер атна газаплана, бер атна ут булып яна. Аннары инде, олыларның вәхшилегенә, битарафлыгына рәнҗеп, күзләрен дә ача алмыйча, озын керфекләрен соңгы кат тибрәндереп ала да, мәңгелеккә тынып кала. Бу очракта әти кешедә дә гаеп булган, әлбәттә. Баласын рәнҗетүләрен бер күрмәсә бер күрергә тиеш бит инде ул. Әмма “бер итәк бала белән кабат ялгызым утырып калсам...” дип курку аны дәшмәскә мәҗбүр иткәндер күрәсең. Бәлки үги ана да үзенең кара гамәлләрен сиздерми генә эшләгәндер. Лизаны Николай үз куллары белән казыган кабергә үзе иңдерә. Элекке елларда балалар ачлыктан да, авырып та күпләп кырылганлыктан, бу хәлгә ул чакны артык игътибар биреп тормыйлар. Тик без капчыкта ятмый шул. Бер атна буе сеңелләренең ничек газапланып сулганын күргән балалар үги әнинең кыңгыр эшен аңлап алалар. Ләкин вәхшине җавапка гына тарттыра алмыйлар, чөнки ул инде бу хәлләрдән соң авылдан ук чыгып югала. Шактый еллар үткәч шушы хайвани зат авылга кайтып күренергә җөрьәт итә әле. Инде үзләре үсеп буйга җиткән балаларның берсе үги анага шундый сорау бирә: “Ничек шундый юлга бара алдың син? Ни йөрәгең белән? Төннәрен тынычлап йоклый алдыңмы?” Ә тегенең исә бер генә кылы да селкенми. “Үткән эшкә салават, булган беткән”, — дип җаваплый. Үзе сиксәнгә җитеп дөнья куя ул, сабыйның яшәлмәгән гомерен дә яши. Теге дөньяда вәхшилекләре өчен җавабын тоткандыр ул. Бер гөнаһсыз сабый җанын кыйганнар барыбер кайчан да булса Ходай каршында җавап бирергә тиештер.
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА, Азнакай
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев