Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш» (Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә күңелле чаралар үткәрелеп бара.
Бу көннәрдә “Саба чишмәләре” ансамбле үзенең концерты белән ял итүчеләрне сөендерде. Концерт моңлы җырлар, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Социаль хезмәт алучы өлкәннәребез яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алдылар.
Нет комментариев