Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Балкыш”лы “Балачак” бәйрәме

“Балкыш” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан күңелле бәйрәм чарасы үткәрде.

 

    “Балкыш”  халыкка  комплекслы  хезмәт   күрсәтү  үзәге  Балаларны  халыкара  яклау  көне  уңаеннан  күңелле бәйрәм  чарасы  үткәрде. “Кәеф Бар”  кафесына   социаль  хезмәтләрдән  файдаланучы гаиләләр  чакырылган  иде.  Балаларны һәм  аларның әти-әниләрен  җәйнең беренче бәйрәме белән үзәк директоры  Гүзәл Закирова котлады. “Сәламәт,  акыллы булып  үсегез, күп итеп  белем алыгыз һәм игелек кылыгыз.  Йөзегездән  елмаю  китмәсен. Сезнең тәмле нигъмәтләрдән өстәл әзерләнде, аннан соң уеннарда  актив  катнашырсыз”,– диде ул балаларга    мөрәҗәгать итеп.  Мул табын оештыруда шәхси эшмәкәрләр Айдар Шәвәлиев,  Фәнил Шәфигуллин, Алмаз Вәлиуллин, Наил Ибраһимов иганәче булганнар. Бәйрәмгә Тимершыктан Минзилә Яруллина өч баласы белән   килгән  иде. “Хөкүмәткә  рәхмәт, социаль хезмәтләрдән актив   файдаланабыз. Үзем әле эш эзлим. Повар һәм  чәчтараш һөнәрләрем бар. Җырлыйм да. Бигрәк тә аш-су пешерү эше   күңелгә  якын”,– диде Минзилә.

Табын  артыннан   кузгалганнан  соң бәйрәмдә  катнашучыларны балалар аниматоры  Галина Гордеева үзенә ияртте.   Үзенчәлекле тамада балалар өчен кызыклы  уеннар оештырып, аларга онытылмаслык  мизгелләр  бүләк итте.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев