“Балның файдасын аңлап бетерсәләр, конфет янына якын бармаслар иде”
Узган шимбәдә Шекше авылында алтынчы тапкыр «Бал туе» узды
Быел да авыл башындагы ямьле мәйданга республикабыз районнары белән беррәттән, Россиянең төрле төбәкләреннән тәҗрибәле умартачылар, кортчылык тармагында әле эш башлап кына килүче яшь һөнәр ияләре дә җыйналды.
Иртәдән яңгыр явып үтеп, оештыручыларны бераз хафага салса да, табигать тә умартачыларның катлаулы хезмәтләрен зурлагандай, көн аязып, нәкъ бәйрәмчәгә әверелде. Бал тамашасының халыкның никадәр көтеп алынган һәм кирәкле икәнлеген районыбызның төрле авыл җирлекләреннән генә түгел, башка районнан да килүчеләрнең күплеге раслый иде. Катнашучыларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин тәбрикләп, ул районыбызда умартачылыкның елдан-ел тотрыклы үсеш алуын билгеләп үтте.
“Умартачылык – халкыбызның борынгыдан килгән милли кәсебе. Үзебезнең бал, аннан әзерләнгән милли ризыгыбыз чәк-чәк дөньякүләм брендыбызга әверелде. Бал ризыклары сәламәтлек өчен дә файдалы. Бу тармакта заман таләпләренә җавап бирерлек итеп эшли белергә дә кирәк. Бүгенге законнар нигезендә умарталар, җитештергән продукция электрон формада исәпкә алына. Россия күләмендә югары күрсәткечкә ирешкән алдынгы умартачыларыбыз бар. Шулай ук әби-бабайлардан калган эшне дәвам итүче шәхси хуҗалыклар да күп. Барысының да эшләрендә зур уңышлар теләп калам”, – диде Гафур Хәсәншин.
Аграр тармак җитәкчесе быел 20 тоннага якын бал җитештереп, “Елның иң яхшы умартачысы” исеменә лаек булган Данил Яруллинны (Урта Нырты), районыбызда әлеге тармакны үстерүгә зур өлеш керткән Фәнил Сираҗиевны һәм Шәмәрдәннән Илнур Мөхәммәтовны бүләкләде.
“Бу чара халык рәхәтләнеп ял итсен, бал продуктлары сатып алсын дип оештырыла. Әлеге бәйрәмне үткәрүгә теләктәшлек күрсәткән район башлыгына, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә, иганәчеләргә, кортчыларыбызга бик зур рәхмәт. Алар ярдәменнән башка мондый күләмле итеп оештырып булмас иде. Шулай ук авыл халкына бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Без быел шушы җирлектә эшләүче кибетләребезгә “Бал туе” дип язып, аерым тартмалар урнаштырдык. Хәйран гына кешеләр үз өлешләрен керттеләр”, – диде Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов.
Чарада катнашкан Авыл хуҗалыгы министрлыгының умартачылык бүлеге җитәкчесе Динард Гатауллин әлеге бәйрәмнең асылы умартачыларның авыр хезмәтләрен бәяләү икәнлеген һәм әлеге тармакны үстерү буенча эзлекле эш алып барылуын билгеләп үтте. Шулай ук бал җитештерү буенча республикабыз Россиядә Алтай крае һәм Башкортостаннан кала, 3нче урынны биләвен дә әйтеп узды. “Игенче” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Зарипов та бәйрәмнең дәвамлы булуын теләде.
Иң элек бәйрәмнең төп хуҗалары – нәни «бал кортлары» сәламләп, мәйдан күрке булдылар. Ярминкәнең байлыгы балның төрлелеген һәм аннан никадәр татлы, шифалы тәм-томнар әзерләп булуын ачык күрсәтте. Кукмарадан килгән умартачы Наил Шакиров: “Халык балның, аннан ясалган продукциянең файдасын аңлап бетерсә, конфетка якын да килмәс иде”, – диде. Күңелеңә хуш килгәнен сайлап алганчы затлы тәгамнән авыз итәргә мөмкин иде, чөнки район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре җитәкчелегендәге жюрига 26 төрле бал тәкъдим ителеп, иң тәмле юкә, чәчәк һәм карабодай балларын җитештерүчене билгеләделәр. Чараны алып баручы район мәдәният йорты хезмәткәре Хәниф Тимербаев бал сүзе кергән мәкаль-әйтемнәрне иң күп белүчене ачыклады. Лаеш районының “Матюшино” урманчылыгында эшләүче әлеге авыл егете Нурсил Гыйбадуллин җитәкчелегендәге команда быел да нык әзерлек белән килгән иде.
“Уңыш табигать шартлары һәм умартачының тәҗрибәсенә дә бәйләнгән. Эшли белгән умартачылар быел мул уңыш алдылар. Соңгы ике елда әйбер бәяләре нык күтәрелде, әмма башка продукция белән чагыштырганда балның бәясе нык артмады. Умартачыларның чыгымнары күп, шулай да балның бәясен тотрыклы сакларга тырышалар”, – ди тәҗрибәле умартачы Фәнил Сираҗиев.
Әлеге бәйрәмгә балның шифасын белүчеләр җыйналганын сәүдә рәтләренең сатып алучылардан өзелеп тормавы раслый иде. Быел да Урта Нырты авылыннан килгән Данил Яруллинның сәүдә ноктасыннан бал һәм аннан җитештерелгән продукцияне халык чират торып алды.
“Бу сезонда районыбыз умартачылары өчен һава шартлары уңай булды. Аеруча юкә балыннан яхшы уңыш алынды. Умартачылык белән 20 еллап шөгыльләнәм. Тормыш иптәшем Ландыш белән бергәләп карыйбыз. Бер тоннага якын бал алып килдем. Юкә балын 2500 сумнан, карабодайныкын –2000, чәчәк балын 1800 сумнан сатабыз. Ел да танып, шул ук сатып алучылар килә. Халык үзе сынаган продукцияне сатып алырга тырыша”, – ди Данил.
Ул «Иң тәмле караңгы төстәге бал” номинациясендә 2нче урынны яулады. Сәрдә авылыннан Алмаз Вәлиев һәм Сабадан Равил Миңнеханов «Иң тәмле юкә һәм чәчәк балы» номинацияләрендә җиңүгә ирештеләр. Караңгы төстәге бал номинациясендә Алексеевск районыннан килгән Геннадий Калинин җитештергән бал иң тәмлесе дип табылды. Ир-атлар арасында вакытка рам кагу ярышында Шәмәрдәннән Наил Юзмиевка, хатын-кызлар арасында Лилия Шәяхмәтовага тиңнәр булмады. Халык телендә «медовуха» дип йөртелгән эчемлекне иң оста ясаучы булып райондашыбыз Мәгъсүм Галимуллин танылды.
“Умартачылык белән шөгыльләнә башлаганга быел 30 ел булды. Тормыш иптәшемнең бу һөнәрне белгән әти-әнисе, синнән була, кияү, дип миңа бу эшкә этәргеч бирделәр. Беренче елны бер умартадан башлап, шулай акрынлап арта бардылар. Бу минем кәсебем түгел, күңел тарткан бер шөгылем. Эштән кайтышка өйгә кермим, кортлар янына китәм. Иртәнге дүрттә торып, нишләделәр икән, дип барлыйм. Шундый тынгысыз кеше мин. Умарталарны урманнарга, башка урыннарга күчереп йөрткәнем юк. Пасека төзелеше бара, әлегә анда күченмәгән. Ничә еллар яратып ала торган сатып алучыларым бар. Алар да бит сыналган кешедән генә ала”, –ди Сабадан Равил Миңнеханов.
Бәйрәмне танылган сәхнә йолдызлары Асылъяр һәм Илдар Әхмәтовның матур чыгышлары ямьләде. Лотерея алучылар районыбыз аш-су осталарының бал кушып пешерелгән тәмле тортларына ия булдылар. Шекше төп мәктәбе коллективы бал туена балаларның кул эшләреннән махсус күргәзмә тәкъдим иттеләр. Шәмәрдәннең “Яшьлек” яшьләр үзәге төрле кызыклы спорт уеннары оештырып, үз көчеңне сынау мөмкинлеге дә булдырылды.
Яр Чаллы шәһәренең Саба районы якташлар җәмгыяте рәисе:
– Мин Алан-Елга авылында тудым. 1983 елдан Чаллы шәһәрендә яшим, 30 ел “КамАЗ” заводында эшләдем. 2014 елдан үземнең шәхси предприятиемне ачып, шуның белән шөгыльләнәм. Бал туе бәйрәменә ел саен Радик Рамазан улы чакыруы буенча кайтам. Бәйрәм оештырырга үз өлешемне кертергә тырышам. Бу бәйрәмнең елдан-ел киңрәк масштабта узуы куандыра, Сабантуй мәйданы кабат читтә яшәүче якташларны, туганнарны очраштыра. Бал бәйрәме икенче Сабантуйга әйләнә. Бу күңел ачу чарасы булу белән бергә, сыйфатлы бал сайлау урыны да. Яхшы бал икәнлеген белеп, ышанып аласың. Чаллыдагы иптәшләргә дә алып китәм. Яр Чаллы шәһәрендә Саба районы якташлар җәмгыяте рәисе буларак, андагы якташларны барлап, очрашу кичәләре, туган яктан килгән кон цертларны оештырып, туган төбәгебезне зурлап яшибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев