Баш эшләтер өчен бирелгән
Узган якшәмбедә “Саба сәләтле балалар өчен «ОНИКС» мәгариф үзәге” муниципаль бюджет учреждениесендә математика фестивале үткәрелде
Узган якшәмбедә “Саба сәләтле балалар өчен "ОНИКС" мәгариф үзәге” муниципаль бюджет учреждениесендә математика фестивале үткәрелде. Чарада катнашында Теләче, Арча, Кукмара, Югары Ослан, Лаеш, Мамадыш, Балтач районнарыннан, Казаннан, Яр Чаллыдан, Киров өлкәсеннән хәтта, ерак Свердловск, Владимир өлкәләреннән дә укучылар килгән иде. Фестиваль IV-VII сыйныф укучылары өчен беренче тапкыр оештырылды. Бернинди тантаналы ачылышлар да, рәсми котлаулар да булмады. Укучылар теркәлү узу белән шунда ук төрле логика локацияләрендә эшкә керештеләр. Судоку биремнәрен, шифрларны чиштеләр, үзләрен башка планеталарда авырлыклары күпме булачагын исәпләп чыгардылар, стереокартинкаларда яшерелгән җәнлекләрне таптылар, символ алфавитын һәм башка математик гамәлләрне эшләделәр. Укучылар һәм аларның ата-аналары күпләп җыелган урын математик календарь башваткычы куелган өстәл янында булды. Юка фанерадан ясалган кысага 1дән алып 31гә кадәр сан, айлар һәм атналар исеме язылган. Пазлларны шундый итеп тезәргә кирәк – кичәге көн, ягъни 24, ноябрь һәм якшәмбе шакмаклары ачык калырга тиеш иде. Моның тәртибен VIII сыйныф укучысы Әскәр Зарипов аңлатты. Башваткычны чишү, чыннан да, каты чикләвек булып чыкты. Чират торып, озаклап уйладылар, пазлларны дөрес итеп 8 кеше тезә алган иде. Аларга Грамоталар тапшырылды. Башваткычның комьютерда программалаштырып ясалган мини-макетын сатып алучылар да күп булды. Квест зоналарын уңышлы үтүчеләргә фестивальдә катнашучы сертификаты бирелде. Арчадан килгән V сыйныф укучысы Ильяс Кәримуллинның маршрут кәгазенә дүрт локациядә махсус билге куелган иде. “Тагын ике ярышта катнашасым бар. Алары тагын да авыррак“,– ди математиканы тирәнтен үзләштерүче үсмер.
Квест мәйданчыклары алдагы сынауның прологы гына булды. Кыңгырау чыңлауга, укучылар классларга таралып чын мәгънәсендә имтихан тоттылар. Фестивальдә катнашучыларның белемнәрен Казан федераль университеты укытучылары тикшерде.
Тулырак “Саба таңнары” газетасында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев