Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Батыр егет рухы яңарды [+фоторепортаж]

9 декабрь – Ватан геройлары көнендә Иштуган урта мәктәбендә белем алган, махсус хәрби операциядә һәлак булган Кукмара районы егете, Ватанның тугры сакчысы Илнур Рәшид улы Гайфетдинов истәлеген мәңгеләштерү максатыннан чара узды.

   Бу көнне  мәктәптә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Яңа мәктәп»  проектының «Герой партасы» акциясе кысаларында  Илнур Гайфетдинов истәлегенә  парта ачылды. Әлеге парта белем йорты музеенда батыр солдатның каһарманлыгын, ватанпәрвәрлеген искәртеп, аның рухын яңартып торачак. Герой партасында урнаштырылган фотосы, биографиясе белән бергә,  укучылар QR-код ярдәмендә рәсми порталга керә һәм якташыбызның хәрби эшчәнлеге, батырлык үрнәкләре, кыс­касы, барлык мәгълүматлар белән тулаем таныша алачаклар. Бу парта артына утырган һәр укучы геройларның батырлыгын онытмаска, алар турында истәлекне кадерләп сакларга кирәклеген тоеп үсәчәк.  «Герой партасы» акциясендә  Илнур Гайфетдиновның әти-әнисе, районыбыз җитәкчеләре, туганнары, дуслары,   хәрби хәрәкәтләрдә булучылар катнашты. Мәктәп директоры Анатолий Макаров, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Баһманов, хәрби комиссар урынбасары Айрат Садыйков, мәгариф идарәсенең тәрбия эше методисты Гөлфия Һадиева  үз чыгышларында  әлеге чараның балаларны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә зур этәргеч булуына,  Ватан алдында  бурычын үтәп геройларча һәлак булучылар Геройлар көнендә генә түгел, һәр көнне хәтердә булырга тиешлегенә басым ясадылар.

     «Илнур Гайфетдинов безнең мәктәпкә Яңа Комар авылыннан 6нчы сыйныфка килде. Бик тыныч, акыллы малай иде. Тәртип бозу, шуклык дигәнне белмәде. Үзебезнең кызыбыз белән бер сыйныфта укыды. Без аны һәрвакыт  искә алабыз, сагынабыз», –  дип сөйләде  Илнурның сыйныф  җитәкчесе Гүзәлия Галиәхмәтова.

1999 елда туган Илнур Гайфетдинов 10 сыйныфтан соң Киров өлкәсенең Уржум медицина көллиятен тәмамлый. Аннан соң Казанда санаторийда массаж ясаучы булып эшли. 2020 елда  армия сафларына алына. 2021 елның 12 февраленнән  контракт нигезендә Ленинград өлкәсе Луга шәһәренең 29760нчы хәрби частендә медицина ротасында фельдшер булып хезмәт итә.  2022 елның 8 мартында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак була. Хәрби бурычын үтәүдә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң  "Батырлык ордены" белән бүләкләнә. Илнур Гайфетдиновны  20 мартта соңгы юлга озаталар.  Хәрби хезмәткә үз теләге белән, «Барам, бурычымны үтим» дип  китә Илнур. Ватанга чын ирләрчә, лаеклы хезмәт итүнең якты үрнәген ул үз гомере белән исбатлый. Илнур гаиләдә өченче – төпчек бала. Әти-әнисе икесе дә  Саба урман хуҗалыгында эшлиләр.

«Улыбызның кырыгы 29 апрельгә - 23 яшь тулган көненә туры килде. Соңгы тапкыр Яңа елда күрештек.  Курскидагы хәрби полигоннан  9 көнгә ялга кайткан иде.  Ватсап аша хәбәрләшеп тордык. Хыяллары бик зур иде. Кайтып, маллар асрау буенча үз эшен ачу  турында хыялланды. Бөтен кешегә ярдәмчел, бик эшчән, ягымлы иде.  Соңгы тапкыр 24 февральдә «Әни, мин сине яратам» дип язды», – дип өзгәләнә әнисе  Мария Васильевна телефондагы язышуны кабат-кабат укып.

Тантаналы өлештән соң Илнур Гайфетдинов истәлегенә волейбол ярышлары үткәрелде. Турнирда  Мамадыш районының Тәкәнеш, Кукмараның Нырья, Чура, Ошторма-Юмья, районыбызның Иштуган командасы катнашып,  җиңү өчен киеренке көрәш барды.  Җиңүне мамадышлылар яулады. Икенче  урында – Нырья, 3нчедә Чура авылы командасы булды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев