Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Бәхетле гаиләләр артып, сабыйлар туып торсын»

Быел Россия Федерациясендә Гражданлык хәле актларын теркәү органнары оештырылуга 105 ел тулды. Әлеге хезмәткә 1917 елның 18 декабрендә нигез салына.

ЗАГС сүзен ишетү белән иң элек ак бөркәнчек япкан кәләш һәм купшы киемдәге кияү, ягъни законлы  язылыштыру тантанасы күз алдына килә. Әмма никахларны теркәү бүлек алдындагы вазифаларның бер өлеше генә,  чынбарлыкта ЗАГС эшчәнлеге күп юнәлешләрне үз эченә ала. Бүлекнең  бай тарихы, халык саны, хәле, торышы турында мәгълүматларны рәсмиләштерүдә  зур тәҗрибәсе бар. Яңа  елны ЗАГС бүлеге дә яңа җитәкче белән каршы ала: 2011елдан  бүлек начальнигы булып эшләгән Алсу Шәйхетдинова дәүләт хезмәткәре буларак ялга китү сәбәпле, 30 ноябрьдән җитәкче итеп моңарчы мәгариф идарәсенең тәрбия эше буенча начальник урынбасары вазифасын  башкарган Гөлнар Шәфыйкова билгеләнде.

«Беренче карашка үзем дә ЗАГС эшен яшьләрне никахлаштыру тантаналары аша күзаллый идем. Чынлыкта, дөньяга аваз салган көннән алып  кеше тормышындагы мөһим вакыйгаларны теркәү ЗАГС хезмәтенә йөкләнгән. Иң беренче документ-туу турындагы таныклыктан башлап, язылышу, аерылуны теркәү, исем алыштыру, баланың атасын билгеләү турында таныклык  алу, уллыкка яки кызлыкка алу, вафат булучыларга акт тутыру – кыскасы, һәрбер төр  гражданлык хәле актларын теркәү барысы да безнең вәкаләткә керә. Аларның һәрберсенең үтәлешенең үз вакыты бар», – ди Гөлнар Шәфыйкова.

Язылышу турындагы актларны теркәү вакыты 1 ай булса да, мобилизация белән бәйле рәвештә законга үзгәрешләр керү сәбәпле, никахларны 1 көн эчендә теркәү очраклары да булган.

Гөлнар Шәфыйкова әйтүенчә, ЗАГС бүлеге моннан күп еллар элек теркәлгән актларны электрон саклауга күчерү буенча да күләмле эш башкарган, документлар  Бердәм мәгълүмат системасына теркәлгән. Шулай ук документлар ике нөсхәдә кәгазь вариантта да саклана.  Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе ЗАГС бүлегендә кабул итү көн­нәре булып санала. Гөлнар Ил­дар кызына  күпфункцияле үзәктәге бүлеккә мөрәҗәгать итү­челәрнең гаризаларын  8нче «бердәм тәрәзә» аша кабул итәр­гә, тиешле документларны эшләп хуҗаларына тапшырганчы ике кат арасын берничә тапкыр узарга да туры килә.

Гөлнар Шәфыйкова, район ЗАГС бүлеге начальнигы:

Иң яратып терки торган документларыбыз язылышу һәм  бала туу турындагы танык­лык булса да,  быел гаилә коручылар саны узган елга караганда кимрәк булуы борчый. Мәсәлән, 11 айда ЗАГС бүлегендә 103 никах теркәлгән булса, узган ел бу чорда 144 пар язылышкан булган. Шул ук вакытта быел  94 гаилә таркалды. Әлбәттә, бу саннар демографик вәзгыятьтә  чагылыш тапмый калмый. Агымдагы елның шушы чорына 124 бала (65 малай, 59 кыз) дөньяга килгән, ә узган елның шушы чорына бу сан 179 булган.  Гомумән, соңгы елларда балалар саны кимү күзәтелә.

 

Мәсәлән, ноябрь аенда 12 бала дөньяга килгән. Быел малайларга Раяз, Адель, Ибраһим,  Сөләйман, кызларга Амелия, Азиза, Мәрьям  исемнәре иң күп кушылган. Шулай ук сирәк исемнәрдән  Али, Ризван, Усман,  Элен, Ева, Айсельләр дә очрый.

Быел ЗАГС хезмәткәрләре арасында биш елга бер тапкыр узучы конкурсның зона этабы  районыбызда үтүе белән дә  истәлекле. Сигез район  катнашындагы бәйгедә  бүлекнең баш белгече Миләүшә Вакказова 2нче урынны яулады. Шулай ук район гражданлык актларын теркәү бүлеге юбилей елы уңаеннан "Вконтакте" социаль челтәрендә  "Пар балдак­лар" акциясе игълан итте. Аның шарты буенча әлеге сәхифәгә кушылучылар әти-әнисенең яи­сә әби-бабасының язылышкан вакытта төшкән фотосын һәм мәгълүматлар урнаштырырга тиеш.  Акциянең дә төп максаты – җәмгыятьтә гаиләнең ролен күрсәтү, һәр гаиләнең кечкенә бер дәүләт икәнлеген раслауга юнәлдерелгән.  Акция әле дәвам итә, һәркемгә кушылырга мөмкин.

"Шулай ук бүлек өлкән сыйныф укучылары өчен "Семьеведение" дип аталган  гаилә нигезе турындагы  курслар кысаларында районыбыз мәктәпләре белән дә эшчәнлек алып бара. Укучылар  гаилә кыйммәтләре, әх­­лакый нормалары, гомумән, ЗАГС эшчәнлеге белән таныштырыла. Бу исә яшьләрдә гаиләгә җитди  мөнәсәбәт тәрбияләүгә зур этәргеч бирә.

«Безнең бер генә теләк –  яңа гаиләләр артып, сабыйлар туып торсын,  хезмәтебездә безгә мө­рәҗәгать итүчеләрнең шат йөз­ләрен генә күрергә язсын», – ди  Гөлнар Шәфыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев