«Бер-береңә булган ышанычны югалтмаска кирәк»,- диләр Шәмәрдәннән Әхмәтгалиевлар
Районыбызда озак еллар бергә гомер кичереп, тормыш юлларын үрнәк итеп алырлык күркәм гаиләләр күп. Шәмәрдәндә яшәүче Әхмәтгалиевлар да бриллиант туйларын билгеләп үткән бәхетле парларның берсе
Сәлимә һәм Рафис Әхмәтгалиевлар белән аралаша башлауга мәхәббәт дигән бөек хиснең еллар сынауларын узып та сүрелмәвен, 62 ел яшәп бер-берсен сөеп туймаганлыкларына сокланасың. Бер-берләренә булган өмет-ышанычны югалтмау, яшьлек вәгъдәләренә тугры калу аларны бүгенге бәхетле картлыкларына китергән.
Әхмәтгалиевларны гомер йомгакларында күп уртаклыклар берләштерә: икесе дә Шәмәрдәндә дүртәр балалы гаиләдә туып-үсеп, илгә төшкән афәт – сугыш аркасында әти назыннан мәхрүм калалар. 1939 елда туган Рафис абый да, 1936 елгы Сәлимә апа да әтиләренең йөзен бөтенләй хәтерләмиләр. Инде тугызынчы дистәләрен ваклап, гомер юлында күп сынаулар, авырлыклар аша узсалар да, әле дә мөлаемлыкларын, матурлыкларын җуймаганнар.
"Әтием тимер юлчы булган, без аңа бирелгән баракта яшәдек. Сугыш вакытында вокзалда үстек. Ипи валчыкларын җыеп йөри идек. Поездлар Шәмәрдәндә 2шәр сәгать туктап тора, безгә ул вакытта солдатлар керәләр иде. Бүген дә хәтердә, әнигә әтинең ничек һәлак булганын сөйләделәр. Ул Белоруссия фронтында камалышта калган полкташларын саклап үзенең гомерен биргән. Әсир төшкән немецларны да Шәмәрдән станциясеннән алып китәләр, без –сабыйлар аларга ташлар атып кала идек. Мин кычкырып җырлыйм, яралы солдатларның сохарилар биргәннәрен хәтерлим", – дип искә ала Рафис абый сугыш урлаган балачагын.
Рафис абый 1958 елда хәрби хезмәткә чакырылып, дүрт ел армия сафларында була. Кариб кризисы вакытында хезмәт итә. Командирлары бик яхшы хәрби әзерлекле егетнең частьта калуын бик сорасалар да, Сәлимәсен сагыну хисе көчлерәк булып чыга. Туган ягына кайтып, 1962 елда гаилә коралар, Кизел шәһәренә китәләр.
Сәлимә апа 36 ел гомерен мәгарифкә багышлый, "Халык мәгарифе отличнигы" дигән исемгә лаек була. Кизел шәһәрендә генә түгел, Пермь өлкәсендә дә данлыклы мөгаллимә буларак таныла.
“Балачагыбыз бик авыр елларга туры килде. Ачлыкка тилмердек. Шәмәрдәндә 10 сыйныф укыганнан соң Казанда заводта фрезер станогында эшләдем. Читтән торып, КФУның филология факультетын тәмамладым. Бик нык тырыштык. Үзебезне үзебез сакламасак, безне бер кеше дә туйдырмаячагын белеп, көнне-төнгә ялгап эшләдек. Ирем бик тырыш кеше булды. Шахтада 36 ел иң авыр эштә – вата торган чүкеч (отбойный молоток) белән эшләде. Ватылган күмер өстенә төшә барды. Үз эшенең остасы буларак фоторәсеме шәһәрнең Мактау тактасында торды. Илшат, Илдар исемле уллар үстердек", – дип гомер иткән ире хакында горурланып сөйли Сәлимә апа.
Авыр хезмәттә бәла-казалар да бик еш сагалый. Рафис абый сигез тапкыр шахта астында калып, носилка белән алып чыгалар. Соңгысында исәнлегенә өмет булмыйча, туры моргка алып китәләр. Каты имгәнүләр алса да, яраткан эшеннән аерылмый. Бераз савыккач, участок начальнигы булып билгеләнә. Тырыш хезмәте өчен "СССРның атказанган шахтеры" дигән мактаулы исемгә лаек була, "Шахтер даны" билгесенең тулы кавалеры булуга ирешә.
"Сынмаган, имгәнмәгән җир калмады. Дөньядагы иң авыр эш дип атыйлар аны. Шахта директоры мине 1985 елларда Кизелдә азык-төлек кытлыгы башлангач, Татарстанга командировкаларга җибәрә башлады. Татарстан бай, кибет киштәләре тулы иде. Мин ул вакытта туган районыма кулымнан килгәнчә күмер, колхозларга агачлар белән ярдәм иттем", – дип сөйли Рафис абый.
Гаилә башлыгына туган ягына кайтып йорт салу хыялы тынгылык бирми, аңа җирсү хисе дә өстәлгәч, 1998 елда Шәмәрдәнгә кайтып, яңабаштан йорт-җир тергезәләр. Сәлимә ханым тугыз ел Шәмәрдән лицеенда белем бирә, Рафис абый райтоп оешмасында эшли. 2009 елда Әхмәтгалиевларга зур сынау килә: 34 яшендә уллары Илдар вафат була.
"Илдарның улы Эмильне 2,5 яшьтән үзем карап үстердем. Догалар өйрәттем, китаплар укыдым. Инде мәктәпне тәмамлап, медицина университетында укый. Ире үлгәннән соң игелекле киленебез дә безнең янга Мәскәүдән күчеп кайтып, өлкәнәйгән көнебездә зур терәк булды", – ди Сәлимә апа.
Әмма сынаулар моның белән генә төгәлләнми: 2019 елда янгын чыгып, бөртекләп җыйган мал-мөлкәтләре көлгә әйләнә. Район җитәкчелегенең зур ярдәме, шәмәрдәнлеләрнең ихлас булышулары белән алар 1 ел дигәндә яңа йорт-җирле булалар. Әлбәттә, гаилә башлыгының агач эше остасы булуы да эшне тизләтергә мөмкинлек бирә. Бүген нурлы, зур йортларын Рафис абыйның үз куллары белән эшләгән затлыдан затлы җиһазлар – диван, өстәл, караватлар, урындыклар бизи. Кыйммәтле эш коралларының янып бетүе күңелен бераз тырнаса да, бүген дә үзенең остаханәсеннән аерылмый, йорт-җирне һаман да матурлау белән мәшгуль. Элек алган имгәнүләрнең сызлап-сыкрауларын да эш белән җиңәргә тырыша ул. Аяклары авырдан хәрәкәтләнүче Сәлимә апага социаль яклау бүлеге хезмәткәре Ирек Галиуллин тормыш-көнкүрештә зур ярдәм күрсәтә. Өлкәннәргә игътибарлы, эшенә җаваплы караучы егеткә алар бик рәхмәтле.”Ирек булмаса безнең эш харап. Бөтен эшне тиз, җиренә җиткереп башкара. Килгәнен көтеп алабыз”, – ди Сәлимә апа аның турында.
Бүген Әхмәтгалиевлар Мәскәүдә яшәгән уллары Илшат, 3 оныклары бәхетенә куанып гомер кичерәләр. Озак еллар бәхетле яшәүнең сере белән дә бик теләп уртаклаштылар.
"Без һәрвакыт бер-беребезне күтәрдек. Беребез өчен икенчебез утка керергә әзер тордык. Хатын-кыз иренең уң кулы булырга тиеш. Иң мөһиме, бер-береңә булган ышанычны югалтмаска, арага ялганны кертмәскә кирәк. Без гомер буе ныклы ышанычта яшәдек. Бар серебез менә шул", – диләр 62 ел иңне-иңгә куеп яшәгән Әхмәгалиевлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев