Бер фото тарихы
Район газетасына – 95 ел

Район газетасының 95 еллыгы уңаеннан кайбер тарихи фотоматериаллар белән уртаклашырга уйладым. 1960 ел. Миңа 7 яшь. Әти бишекле мотоциклына утыртып, Эзмә мәктәбенә алып китте. Аннары Сабага кайтып, район шагыйре Нурислам Зиннуров өенә кердек. Фотога төштек. Әлеге вакыйга турында якташыбыз, язучы Мәгъсум Хуҗинның “Азат хатын” журналында (1990 ел, апрель саны) чыккан “Көрендедә чәчәк үсә” кыйссасыннан өзек китерәм: “...Байлар Сабасына көзен килделәр алар. Хәсән Туфан, Сибгать Хәким, Нәби Дәүли. Көндез мәктәптә укучылар белән очраштылар. Юкмыш бабай малае турында Хәсән абыйның үзе сөйләгәнен ишеттек. Район газетасы редакциясендә әдәби түгәрәккә йөрүчеләрнең кулъязмаларын тикшерделәр, әдәбият сөючеләре белән фотога төштеләр. Кичен культура йортында зур очрашу булды. Аннары без аларны кечкенә мәҗлескә чакырдык. Анда гомере буена Сабага тугрылыклы балалар язучысы Газиз Нәбиуллин, район газетасы редакторы урынбасары Габделбәр Мәннанов, Сабаның фотографы Хәбибрахман Кәримов бар иде“.
Инде бу санда бирелгән фотога килсәк, сез 1960 елда Сабага килгән олпат язучылар Сибгать Хәким (алдагы рәттә, сулдан 2нче), Нәби Дәүли (сулдан 3нче) һәм Хәсән Туфанны (уңнан 1нче) күрерсез. Бу фото Нурислам Зиннуров (алгы рәттә, уңнан 2нче) яшәгән йортның ишегалдында төшерелгән. Шул көнне Казан әдипләре тарафыннан район газетасы каршында “Мишә дулкыннары” әдәби берләшмәсенә нигез салына. Ул елларда Нәби Дәүлинең (1910-1986) “Яшәү белән үлем арасында” дигән әсәрен укымаган кеше аз булгандыр. Ә репрессия корбаны Хәсән Туфанның (1900-1981) “Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне” дигән шигырь юллары да канатлы сүзгә әверелде. Фотоның арттагы рәтендә “Мишә дулкыннары” әдәби берләшмәсе утырышына килүчеләрне танучылар булыр дип уйлыйм. “Әйтик, уңнан өченче Мәгъсум Хуҗин республика күләмендә әдәби мәйданга чыгып, югары күтәрелгән шәхес.
Әти гомерендәге бөтен буш вакытын фотография серләрен өйрәнүгә багышлады. Редакция коллективы белән бик дус иде. Берара фотограф вазифасында да эшләп алды. Типография директоры булды. Күпчелек фоторәсемнәре таралып бетсә дә, район һәм газета тарихы белән бәйле мизгелләр әле исән. Бәлки алары белән дә газета укучыларны таныштыру мөмкинлеге килеп чыгар дип уйлыйм.
Рәшит Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев