Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бер күрешик әле, бүген кич

Югары Симет мәдәният йорты, китапханә, Түбән Симет клубы хезмәткәрләре «Бер күрешик әле, бүген кич» дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрделәр.

Әлеге чара Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләрне саклау елы уңаеннан уздырылды. Кичәдә Түбән Симет клубы, Югары Симет мәдәният йорты каршында эшләп килүче клуб берләшмәләренә йөрүчеләр катнашты. Әлеге чара җырлы-биюле милли уеннар, кызыклы конкурслар белән үрелеп барды, баянга кушылып онытылып барган татар халык җырлары, яшьлек җырлары башкарылды.

Әдәби һәм тарихи темаларга викторина оештырылды. Китапханәче күргәзмәдәге кул эшләнмәләренә, шулай ук "Татар дөньясы" һәм "Татар милли ашлары" китапларына күзәтү ясады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев