“Беренчеләр хәрәкәте”нә кушылучылар бер-берсенә дуслык беләзекләре кидерделәр
Өченчекөн Саба урта мәктәбендә тантаналы чара узды: биредә « Беренчеләр хәрәкәте»нә 25 укучы кабул иттеләр.
Барысы да уку алдынгылары, җәмәгать эшләре активистлары. Район мәктәпләреннән җыелган укучыларны кызыксыну буенча дуслар табу, чараларда катнашу омтылышы берләштерә. Күбесе инде форумнарда катнашырга, «Беренчеләр хәрәкәте»нең 12 юнәлеше буенча эш күрсәтергә өлгергән. “Барлык чараларда катнашырга тырышабыз. Башлангыч сыйныфларның мәктәп тормышын кызыклырак, мавыктыргычрак итү турында кайгыртабыз”,– диде Саба аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү мәктәбенең IX сыйныф укучысы Аделина Әхмәтҗанова. Тимершыктан килгән Алия Заһриева да аның сүзләренә кушылды. “Беренчеләр”не котларга район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов килде. “Тантанада катнашуыма бик шатмын. Без үз чорыбызда мәктәптә яшь буынны тәрбияләүнең барлык этапларын үттек. Пионерга кердек, аннары комсомол булдык. Күпмедер еллар үткәннән соң әлеге хәрәкәт яңартылып, заманчалаштырылып яңадан әйләнеп кайтты. Безгә яшь буынны илебезнең лаеклы гражданины итеп үстерү, шушы юнәлештәге эшне җанландыру бурычы куелды. Сез һәрьяктан беренче булырга тиеш. Яхшы тәрбия алу, тырышып уку, җәмәгать эшләренә битараф булмыйча актив катнашу беренче чираттагы бурычыгыз. Куелган программа кысаларыннан тайпылмыйча, укып, эшләп, яхшы гражданнар булырсыз дип ышанып калам”,– дип сөйләде ул.
“Беренчелөр хәрәкәте” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге территорияләр белән эшләү бүлеге начальнигы Гөлфия Абдуллинага балачагында пионер булырга туры килмәгән. “Безгә андый мөмкинлек бирелмәде. Әмма әти-әниемнән, без пионер булдык, учаклар яга, өлкәннәргә булыша идек, дип сөйләгәнен ишетеп үстем. Ә сезгә Хөкүмәт яңа мөмкинлек бирә. Шуннан тулысынча файдалансагыз иде. “Беренчеләр хәрәкәте”нә кушылуыгыз барыгызга да көч бирсен”,– диде ул һәм Саба районы яшьләренең республикада үрнәк булын билгеләп үтте. Яңа оешмага багышлау вакытында балалар тантаналы рәвештә вәгъдә бирделәр һәм «Беренчеләр хәрәкәте» билгесен кабул итеп алдылар. Шулай ук багышлауда катнашучылар бер-берсенә дуслык беләзекләре кидерделәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев