Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бергә 76 ел хезмәт стажлары бар

Гаилә елы уңаеннан “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесендә эш­ләүче Гөлфирә һәм Мансур Сәйфуллиннар слетка парлап чакырылганнар иде.

Гаилә елы уңаеннан “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесендә эш­ләүче Гөлфирә һәм Мансур  Сәйфуллиннар слетка  парлап   чакырылганнар иде.  Алдынгыларны  хөрмәтләү чарасында икенче тапкыр  катнашулары. “Анысында  да  мәйданга икебез бергә  чыктык.  Үземнән калмасынга Гөлфирәне ияртеп  алып  мендем инде”, – дип  шаярта  Мансур. Икесенең дә әти-әниләре авыл хуҗалыгында  эшләгән. Хезмәттә тәрбияләнгән балалары да читкә китми. Шулай да Гөлфирә унберне тәмамлагач, Казанга юл тота,  фабрикада 2 еллап тегү машинасы әйләндерә. Аннары Юлбатта ачылган  цехта эшли. Шуннан  соң зоотехник Энҗе Хаҗиева аны фермага сыерлар саварга чакыра. “Әнисе Тәгъзимә Хуҗина да хезмәт  юлын шәхси хуҗалыклардан  җыеп  алынган бозаулар  тәрбияләүдән башлап, гомере буе маллар карады. Әтисе  Авангард та  маллар арасында  кайнады. Биш бала үстерделәр. Өчесе  авыл хуҗалыгында эшкә калды. Инде оныклары авылга  кирәкле  һөнәр  үзләштерә”, – диде белгеч Гөлфирәләр династиясе турында.

Шулай ук тормыш иптәше Мансур да әти-әнисе тапшырган эстафетаны кабул итеп алучы. Фермада сыер  савучыларның  уң  кулы ул. Фураж  кирәкме,  печәнме-саламмы, башкасымы  – барысын да ат белән торакка  кертә. “Миннән башка  эшләре бармый. Атның шоферы мин булам инде, Кашка дип  йөртәм үзен”, – ди  ул уен-көлке белән.  Чыннан  да, Мансур армиядән  кайткач,  ягулык ташу  машинасы  йөрткән. Тора-бара техникадан  бизгән, терлекләр үзенә  күбрәк  тарткан. Инде 22  ел хатыны белән фермада да гел бергә. Вазифасын  башкарырга   соңрак бара  алса да, иртәнге дүрттә аяк өсте булган Гөлфирәсеннән  калмый. Бер-береңә  булышканда эш тизрәк бара. “Ирем әйбәт булды. Үземнән 10  яшькә олы  егеткә  барганыма үкенмим. Дөрес, әти кичен Мансур  янына чыгып  киткәндә  борын төбендә  йодрыгын  уйнатып кала  иде. Килен буласы  йортта мине бик  җылы  кабул иттеләр.   Өч  ул үстердек. Миңсур Сабада индустриаль паркта, Илсур Казанда  эшли. Инде  кечесе Илсаф та аграр  көллияттә  укый, механик булырга әзерләнә”, – ди Гөлфирә.

Алар хәзерге  вакытта Эльвира  Хуҗина һәм Гөлшат  Хуҗина белән  200 башлы торакта бергә эшлиләр. Быел  6 айда һәр  сыердан 4875  килограмм  сөт  сауганнар. Иренеке белән бергә 76 ел  хезмәт стажлары бар. Шәхси хуҗалыкта да малларны  күп  тоталар Сәйфуллиннар. Ике  сыер  асрыйлар, кышларын 70-80 литр  сөт саталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев