Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Без бик актив пионерлар идек»

19 май – Пионер туган көн. Пионер сүзен ишетү белән безнең буын кешеләренең күз алдына шау-гѳр килеп яшьнәп яшәгән мәктәп еллары килеп басадыр, мѳгаен. Кем генә муенына кызыл галстук бәйләп, тигез сафларга тезелеп, пионер булып йөргән чорларын сагынмый икән?

 Әлеге истәлекле көн уңаеннан районыбызда озак еллар Пионерлар һәм укучылар йорты директоры булып эшләгән Фаягөл Габдрахман кызы Зиннуровадан шул елларга бәйле хатирәләр белән уртаклашуын сорадык.

–  Фаягөл ханым, сез үзегезнең пионер чакларыгызны хәтерлисезме? Бу еллар күңел дәфтәрегездә  ничек саклана?

–   Самими балачак елларын кем генә оныта алсын икән? Безнең буын бик актив пионерлар булды. Сатыш урта мәктәбенең Валерий Чкалов исемендәге дружина советы рәисе булып сайланып, мәктәпнең пионерлар тормышын җанландыру өстендә зур көч куйдык. Ялгыз карт-карчыкларга булышу, фермаларда эшләү, төрле кичәләр оештыру, класстан тыш чараларда актив катнашу --  боларның барысына да зур җаваплылык белән карадык. Туган авылым Сатышта  сигезьеллыкны, 1973 елда Саба урта мәктәбен тәмамладым. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына читтән торып укырга кердем. Шул ук вакытта Килдебәктә пионервожатый  һәм интернатта тәрбияче булып эшли башладым.

– Белгәнебезчә, гомере­гезнең күп өлеше районыбыз  пионерлары белән кулга-кул тотынышып, балалар арасында узган. Ул чорда Пионерлар һәм укучылар йортының эшчәнлеге нидән гыйбарәт иде?

–  Мине 1977 елда район Пионерлар һәм укучылар йорты директоры итеп билгеләделәр. Ярсу яшьлекнең ялкынлы елларын районыбыз укучылары, вожатыйлар, педколлективлар белән бергәләп, әлеге дөньяда кайнап яшәвем белән бик тә бәхетле мин. Пионерлар йорты ул чакта Саба мәктәбе янәшәсендә бер катлы, утын белән җылытылучы бинага урнашкан иде. Ике бүлмәнең берсендә без –  өч хезмәткәр, икенчесендә түгәрәкләр узды. Мәктәпләрдә Пионерлар  йортының филиаллары –  үзешчән сәнгать, спорт, кул эшләре,  вокал,техник иҗат һәм башка күп төрле  түгәрәкләр эшләде.  Укучылар бик  актив, тырыш, эзләнүчән, талантлы иде. Ул чорда Теләче  Саба районына кергәнлектән, белем йортлары да, укучылар саны да күп, эшчәнлек киң колачлы иде.  Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафлары зур, алар белән һәрдаим очрашулар үтеп, укучыларны патриотик рухта тәрбияләүдә зур этәргеч булдылар. Каһар­маннарыбыз сөйләгән  истә­лекләрне   мәктәпләрдә дә,  өйләренә барып та  магнитофон тасмаларына яздырып ала идек.   19 майны һәр укучы ялкынланып көтеп ала: районда пионерларның фестивале уза. Бөтен дружиналар бәйрәмчә киенеп,  рапортлар биреп, Саба урамы буйлап  үтәләр иде. Хәзерге  «Таң» кафесы янында (фотода),  соңгы елларда мәктәп стадионында узган  бәйрәмнәрне күпләр хәтерлиләрдер әле. Район күләмендә үткән чаралар да пионерлар оешмасы  байрагы, быргылар, барабаннар белән тантаналы төстә узды. Үзешчән сәнгатьтә дә укучылар бик актив, төрле фестиваль-бәйгеләргә берничә автобус белән бара идек.  1993 елда бөтен ил күләмендә пионерлар йортлары  Балалар иҗат үзәге дип үзгәртелеп, пионерлар исеме-варисларга алыштырылды, 3 ноябрьдән  без ул вакытта башкарма комитет урнашкан бинада эшли башладык.

– Пионер эше  ветераны буларак, 19 май хәзер дә сезнең өчен истәлекле бәйрәмдер?

–  Әйе. Балалар белән кайнап узган елларны күңелле хатирәләр белән бәйле вакытлар дип саныйм. Галстуклар тагып пионерга кабул итү –  укучылар өчен зур горурлык, олы мәртәбә иде. Шулай ук  укучыларга табыныр, тиңләшер бер маяк булган дип уйлыйм. Үземнең чорда эшләгән барлык директорларны, тәрбия эше буенча директор урынбасарларын, вожатыйларны бүген дә зур хөрмәт белән искә алам. Уртак, максатчан эшчәнлегебез нәтиҗәсендә без республикада алдынгы урыннарга күтәрелдек. Бер генә мисал китерәм.  Иске Икшермәдә вожатый булып эшләгән Анатолий Вячеславович  Германның алдынгы  эш тәҗрибәләре республика күләмендә таратылды.  Мондый мисалларны күпләп китерергә мөмкин. 1996 елда беренче президентыбыз  Минтимер Шәймиев   районда Балалар иҗат үзәгенең эшчәнлеге белән танышып, зур бәя биргән иде. Район мәдәният бүлегенә караган Сәнгать мәктәбенең   һәм  район мәгариф бүлеге  карамагындагы  Балалар иҗат үзәгенең  шулай дус эшләгәнен «Бу – могҗиза» дип бәяләде ул. 

Миңа  1997 елда  эш сферамны үзгәртергә туры килде: район хакимиятенең оештыру бүлеге мөдире итеп билгеләделәр. Кайда гына эшләсәм дә күңелдәге пионер ялкыны сүнмәде. Мин барлык Пионерлар хәрәкәте ветераннарын, вожатыйларны, хезмәте әлеге өлкә белән бәйле һәркемне 19 май –  Пионер туган көн белән котлыйм.  Сәламәтлек, хезмәт куанычлары, иҗадый уңышлар телим!

Пионер тарихы...

Быел үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 99  ел тулды. Киләсе елда пионерия үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк.   Тарихка күз салсак, 1922 елда Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелгән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. Шушы елның 19 маенда комсомолның икенче Бөтенроссия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. Аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә башлый.

 

– Фаягөл ханым, сез үзегезнең пионер чакларыгызны хәтерлисезме? Бу еллар күңел дәфтәрегездә ничек саклана?

– Самими балачак елларын кем генә оныта алсын икән? Безнең буын бик актив пионерлар булды. Сатыш урта мәктәбенең Валерий Чкалов исемендәге дружина советы рәисе булып сайланып, мәктәпнең пионерлар тормышын җанландыру өстендә зур көч куйдык. Ялгыз карт­карчыкларга булышу, фермаларда эшләү, төрле кичәләр оештыру, класстан тыш чараларда актив катнашу ­­ боларның барысына да зур җаваплылык белән карадык. Туган авылым Сатышта сигезьеллыкны, 1973 елда Саба урта мәктәбен тәмамладым. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына читтән торып укырга кердем. Шул ук вакытта Килдебәктә пионервожатый һәм интернатта тәрбияче булып эшли башладым. 

Быел үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 99 ел тулды. Киләсе елда пионерия үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Тарихка күз салсак, 1922 елда Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелгән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. Шушы елның 19 маенда комсомолның икенче Бөтенроссия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. Аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә башлый.

(Архив материалы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев