“Без дөньяны йөрәк аша күрәбез”
13 ноябрь- Халыкара сукырлар көне
Сау-сәламәт кешегә дөнья мәшәкатьләренә чумып, гомер йөген тартканда, тормыш агышы сизелми дә үткән кебек. Йөгерә дә йөгерә адәм баласы, бер мизгелгә туктап, артка борылып карый да, авыр сулап, янәдән алга ыргыла... Күбебезнең тормышы нәкъ шулай үтә. Ә хәзер бер мизгелгә туктап, сәламәтлекләре чикле булган кешеләрнең тормышы турында уйланыйк әле... Иртә белән уянуга, рәхәтләнеп бер тәнеңне язасың да, күзләреңне ачып җибәрәсең. Әмма күңелеңне сөендереп, эчеңә җылылык өстәүче кояш яктысы күзләреңдә чагылмый... Һаман да шул караңгылык. Шул караңгылыктан нинди нур, нинди ямь, нинди яшәү дәрте табып була? Бу сорауга җавап бирүчеләр, кызганычка каршы, елдан-ел арта бара. Күз буенча инвалидлар, гади генә итеп әйтсәк, сукырлар, күрмәүчеләр... Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Саба җирле оешмасында эшләү дәверендә, күпме күз буенча инвалид белән аралашырга, авыр чакларында ярдәм кулы сузарга туры килде. Ярдәм итә алмаган чакларыбыз да булды, чөнки заманасына күрә оешмабыз да авырлыклар кичерә. Менә шул күрмәүчеләр арасында шул кадәр сабыр, нык рухлы, яшәү дәрте сүрелмәгән кешеләр бар ки, гаҗәп инде. Нинди тормыштан зарлану? Юк, киресенчә, тулы канлы тормыш белән яши алар. Оешмабызда очрашып, күңелле итеп җыелышлар үткәрәбез, хәл-әхвәл белешәбез. Сукырлык- куркыныч яңгыраса да, Аллаһы Тәгалә күрү бәхетеннән мәхрүм итсә дә, инвалидлар төшенкелеккә бирелеп ятучылардан түгел, кайберләреннән хәтта үрнәк алырлык.
Дөньяның барлык илләрендә 13 ноябрьне Халыкара сукырлар көне дип билгеләп үтәләр. Россиядә аны “Ак таякчыклар көне” дип тә атыйлар. Мондый инициативаны беренче тапкыр АКШта Халыкара Сукырлар Федерациясе күтәреп чыга. 13 ноябрь 1745 ел-тифлопедагогика һәм Франция белән Россиядә күрмәүчеләр өчен уку йортларына нигез салган танылган педагог Валентин Гаюиның туган көне. Халыкара сукырлар көне шул датага туры китерелгән һәм билгеләп үтелүенең максаты белән хөкүмәтебезнең һәм җәмәгатьчелекнең, шулай ук җирле оешмаларның игътибарын күрмәүче инвалидларның социаль проблемаларын хәл итүгә, аларның ихтыяҗларын һәм ирекләрен яклауга, тормыш-көнкүреш дәрәҗәләрен яхшыртуга юнәлдерелгән. Ак таяк күрмәүче инвалидның эмблемасы. Кайда гына булмасын - урамдамы, транспорттамы, җәмәгать урынындамы, без аларга ярдәм итәргә һәм игътибарлы булырга тиешбез.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Саба районы җирле оешмасы өч районны – Саба, Кукмара, Теләчене берләштерә. Өч районга оешмада барлыгы 340 инвалид исәптә тора. Кагыйдә буларак, бәйрәм көннәрендә үзебезнең оешма әгъзаларының проблемаларын хәл итүгә предприятие, оешма җитәкчеләренең һәм хакимият башлыкларының игътибарын юнәлдерергә тырышабыз. Күз буенча инвалидларның социаль проблемаларын хәл итү гаять җитди мәсьәлә. Татарстанда инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү буенча социаль мәсьәләләрне чишү актив төстә алып барыла. Шулай ук безнең оешманы да иганәчеләр һәм район җитәкчелегенең матди ярдәме аша техник чаралар белән тәэмин итү планлаштыра. “Ак таякчыклар көне” уңаеннан, кабат шундый авыр сынауга дучар булып та, күңел рухы сынмаган, дөньяга, яшәүгә дәрте кимемәгән кешеләр турында уйланыйк әле. Алар безнең кайгыртуга мохтаҗ. Барысына да сәламәтлек, күңел көрлеге, сабырлык телибез.
Рәмзия Галимова,
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең район җирле оешмасы рәисе
фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев