“Без – кошлар нәселеннән...”
Районыбызның оешма-предприятиеләре арасында “Буыннар чылбыры – гаилә ядкаре” дип аталган шәҗәрә фестивале дәвам итә.
Шәмәрдән мәдәният йортында узган чираттагы чыгышларның берсе Шәмәрдәндә яшәүче Чулпан Мөхәммәтҗанованың нәсел шәҗәрәсенә багышланган иде. Әлеге сәхифәбездә Чулпан Нурейхан кызының буыннар чылбыры хакында сөйләшәбез.
“Фестиваль миңа канатлар куйды..»
“Мин шәҗәрә фестиваленә кадәр әнием ягыннан өч бабамны гына белә идем. Чөнки әнием үзе, аның бертуганнары бик иртә вафат булып, тамырларым турында мәгълүматым аз иде. Фестивальдә катнашуымның төп асылы да нәсел-нәсәбем турында күбрәк мәгълүмат туплап, эзләп тапканнарымны барлык туганнарыма, халыкка җиткерү булды”, – дип башлады сүзне Чулпан Мөхәммәтҗанова. Чулпан ханым куйган максатына, хыял-теләгенә чын мәгънәсендә ирешә. Аның кызыксынучанлыгы белән нәселләренә бәйле күп тарихи ядкарьләр барланып, әнисе ягыннан гыйбрәтле дә, үрнәк тә булган буыннар чылбыры чагылышы Шәмәрдән мәдәният йорты сәхнәсенә менә. Якыннарының гына түгел, барлык тамашачыларның күзләренә яшь китерерлек чыгышлар әлеге нәселнең элек-электән никадәр көчле, тырыш булуын чагылдырса, шулай ук бүгенге көндәге бердәм-бергәлекләрен дә раслый иде.
“Без – сыерчык нәселеннән...”
“Әниемнең әтисе Ибраһим бабай Шекше авылында туып үсеп, шунда гомер кичерде. Бабай Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Авылда “Сыерчыклар” нәселе дип йөртелүебезнең бик тә гыйбрәтле тарихы бар”, – дип таныштырды әңгәмәдәшем. Ибраһим Мостафа улы Волхов фронтында сугышчан дуслары белән чолганышта кала. Солдатлар исән-сау чыгып, илгә кайтырга насыйп булса, һәрберсе исеменнән агачлар утырту турында хыялланалар. Шунда бер солдат, үзенең истәлегенә сыерчык оясы да ясап куюны сорый. Шул вакытта көчле шартлау булып, 11е дә һәлак булалар. Кызылармияче Ибраһим Мостафин берүзе исән кала. Сугышчан дусларының әманәтләрен саклап, ул сугыштан кайтуга 11 төп агач утырта. Һәрберсенә сыерчык оялары ясап куя. Авылдашлары Ибраһимның бу гамәлен аңлап та бетермиләр, кайберләре сугыштан акылын югалтып кайткан дип тә фаразлый. Яу кырында батырларча һәлак булган көрәштәш дусларының исемнәрен үзенең күңелендә шулай итеп мәңгеләштергән Ибраһим “Сыерчык” кушаматы ала. Гомере буе әлеге кушаматына тугры кала. Авылдашы Рабига Йосыф кызы белән гаилә корып, җиде бала – алты малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. “Бабай алтын куллы кеше, балта остасы иде. Ул заманда ук ике остаханәсе булуы белән дан казанды. Кешеләргә ишекләр, тәрәзәләр ясап, шуларны үзе үк куеп йөри иде. Дүрт ел сугышта йөреп, утны-суны кичкән, нык куллы, ут бабай булды. Әбинең “аю күзе” пешердем дип, өчаякка күп итеп сыер мае салып, йомырканы аю күзе кебек итеп кыздырып биргәне, ул ризыкларның тәмнәре бүген дә истә. Әби бик оста тегүче иде, ул теккән күлмәкләрне киеп үстек. Уллары Камил, Искәндәр, Зиннур, Альфред, Илгиз, Мансур абыйларны да үзләре үрнәгендә эш сөючән, тырыш итеп тәрбияләгәннәр. Төпчекләре Мансур Даун синдромлы, аны авылда яратып, “саваплы кеше” дип якын итәләр иде. Һәрберсе матур гаиләләр корып, төрле шәһәрләрдә гомер кичерделәр. Зиннур абый – хәрби, Рязаньда, Тамбовта, Германиядә хәрби частьта хезмәт итте. Искәндәр абый Екатеринбургта заводта инженер булып эшләде. Аның улы бүген үзе зур завод хуҗасы. Бабайның җиде баласының бүген берсе дә исән түгел инде. Үзе 1989 елда вафат булды”, – дип сөйли Чулпан ханым.
Әнисез үткән балачак
Алты ир туган арасында үскән бердәнбер кыз – Рәзинә 1963 елда күрше Алан-Елга авылының уңган-булган егете Нурейхан Гомәров белән гаилә кора. Рәзинә Ибраһим кызы – “Ирек” колхозының алдынгы сыер савучысы, республика буенча савым аппаратларын сүтеп-җыю бәйгесендә беренчелекне бирми. Сөт савуда югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен телевизор белән бүләкләнә. Ул чор өчен бик тансык бүләктән телетапшырулар карарга күрше-тирә җыйнала.
Нурейхан ага фермада слесарь булып эшли. Икесе дә күркәм холыклы, үрнәк әлеге парны авыл халкы әле дә сагынып искә ала. Абзар тутырып мал-туар, мамык кәҗәсе асрыйлар. Фермага барып 3-4 тапкыр кул белән сыер сауган Рәзинә апа төн утырып шәл бәйли, мендәр тышлары чигә. Бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килеп, үзләренең хәләл көчләре белән булдырган тормышларына куанып яшәгәндә, гаиләгә зур хәсрәт килә: 45 яшендә Рәзинә ханым яман чирдән вафат була. Гаиләдәге иң өлкән бала Газинур – 17, Миләүшә –15, Чулпан –12, төпчекләре Айнур 5 яшьлек булып кала.
“Әниебез үлгән көннән гүя безнең өчен кояш сүнде, күкне кара болыт каплады. Әнинең җансыз гәүдәсен автобус белән Саба хастаханәсеннән алып кайткан көн мәңге күз алдымнан китмәячәк. Хәле авыр булгач, безне иртәдән хастаханәгә хушлашырга алып киттеләр. Әни һәрберебез белән саубуллашып чыкты. Әти белән бәхилләште. 1982 елның 21 марты, язгы кояш карый башлаган, иң матур вакыт иде бу. Авылда өебез үрдәрәк урнашкан. Элек кар суын бөяп уйный идек. Минем яшьтәшләрем барысы да урамда, уенда. Мин әниемнең җансыз гәүдәсе янында кайтып киләм. Дусларыма карап: “Болар бәхетле, аларга бәйрәм”, – дип өзгәләнгәнемне хәтерлим. Минем өчен ятимлек ачысы нәкъ шушы минуттан башланып, йөрәгемә тирән уелып калды. Әнисез үткән балачакның моңсулыгын, әрнү-сагышларын сөйләп-аңлатып бетерә торган түгел. Күңел бүген дә әрни, сыкрый әле. Мәктәптә узган 8 Март, Әниләр бәйрәмнәрен яратмый идем. Әтиебез һәм Минниса әбиебез безгә ятимлек ачысын күпме генә сиздермәскә тырышсалар да, әниебезне беркем дә алыштыра алмады. Әни үлүгә, абыебыз армиягә алынды. Әти белән тормышларын бәйләргә теләүче хатын-кызлар да, димләүчеләр дә күп булды. Әтием энем Айнур белән йоклый иде. “Бүгенге көннән бу баланы ничек аерым йоклатасың?” – дип әтиебез яңадан тормыш корырга тәвәккәлләмәде, гомерен без – балаларына багышлады. Бик тәртипле, сабыр, тәүфыйклы кеше иде. Янәшәсендәге әнисе зур терәк булгандыр. Абыебыз Газинур 1984 елда өйләнеп, Гөлсинә апабыз килен булып килгән көннән ул безнең тормышыбызны тулыландырды. Якты йөзе, тәмле ризыклары белән йортыбызга нур иңдерде, бүген дә бертуганнар кебек яшибез. Гөлсинә апабызга без бик рәхмәтле”, – ди Чулпан ханым.
Нурейхан абый сыңар канат белән балалары башкалардан ким-хур булмасын өчен бөтен көчен, тырышлыгын куя. Һәрберсе уку йортлары тәмамлап, әти-әни биргән алтын киңәшләргә таянып тормыш юлыннан лаеклы үтәләр. Әмма 1988 елда Нурейхан абый гаиләсенә тагын бер зур сынау килә: янгын чыгып, йорт-җирсез калалар. Һәрберсе бөртекләп җыелган мөлкәт юкка чыгудан да бигрәк, әнисен югалту ачысыннан туган бәетнең көлгә әйләнүенә әрни Чулпан ханым.
“Бу сынауны да әтиебезнең тормышны алдан күрүчән, төпле кеше булуына таянып җиңеп чыга алдык. Чөнки өебез зур суммаларга иминиятләштерелгән булган, абыебыз да бу вакытта ныклап эшли башлаган иде. Икесенең тырышлыгы белән дүрт ай дигәндә өр-яңадан өй салып чыктык. Мин бәләкәй вакытларымдагы фотоларны карыйм да, чәчем үрелгән, матур итеп киенгән булуыма сөенеп, мәрхүм әтиемә бүген дә яхшы тәрбиясе өчен мең догалар кылам. Әтиебезнең фотосы күп еллар район үзәгендәге Мактау тактасында торды. Сабага барган саен “Безнең әти!” дип горурланып карап тора идек”, – ди Чулпан ханым әтисе хакында.
Гомер юлын батырларча, күпләргә үрнәк булып үткән Нурейхан абый 2010 елда 72 яшендә бакыйлыкка күчә. Әгәр исән-сау булсалар, бүген тугыз онык, тугыз оныкчык сөярләр иде...
Табигате белән тыйнак, затлы-зыялы Чулпан Мөхәммәтҗанова бүген үзе кадерле әни, бәхетле хатын, сөекле дәү әни, хөрмәтле хезмәттәш. Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесендә эшли башлаганына да 28 ел вакыт узган. 2019 елдан баш бухгалтер вазифасын башкарып, оешма эшчәнлегенең нәтиҗәле булуына зур өлеш кертә. Тормыш иптәше Наил әфәнде белән уллары Винер, кызлары Зәринәгә тәрбиянең асыл үрнәкләрен мирас итеп тапшырып, балалар бәхетенә куанып гомер итәләр.
”Бик яхшы күңелле, җанымны сүзсез аңлый торган кеше белән тормышымны корырга насыйп иткәнгә Аллаһка рәхмәтлемен”, – ди ул.
Бүгенге көндә туып-үскән нигез җылысын саклап төп йортта Газинур абыйлары гаиләсе яшәве белән дә бәхетле алар. Кече яшьтән үк тормыш сынауларына каршы торырга, бер-беренә терәк булырга өйрәнгән дүрт бертуган бүген дә шул җылылыкны саклап яшиләр. Сынаулар аларны тагын да берләштерә, сынмаска-сыгылмаска өйрәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев