«Без күргәнне башкалар күрмәсен»
Хәтер-хатирә
Мин сугыш чоры баласы... Әтием 1945 елның 24 июнендә фронттан сәламәтлеген югалтып кайтты. 5 ел хастаханә юлларын таптаганнан соң, сугыш яраларыннан тернәкләнә алмыйча бакыйлыкка күчте. Сугышта күргәннәрен, ачлыкка тилмергәннәрен сөйли иде безгә. Ботинка каешлары ашадык, үләксә белән тукландык дигәннәре хәтердә калган. Миңа хәзер 84 яшь. Шушы яшемә җиткәч кабат сугыш дигәннәрен телгә аласы булыр дип башыма да китермәгән идем. Күпме газап, күпме яралы язмышлар дигән сүз бит бу. Балалык чорының да рәхәте булмады, яшьлекнең дә ямен күрмәдек. Яз көне колхоз басуында тездән юеш балчык ерып, черек бәрәңге җыябыз. Аяк бозлы балчыкта суела, иртәгесен кып-кызыл булып каный. Ничек чыдаганбыздыр. Әти белән чыбык-чабак җыярга уфалла тартып урманга барабыз. Мин – 9 яшьлек кызчык әтигә булышам. Әти бик матур итеп чабата үрә иде, шуңа арбага юкә дә салып кайта. Шулай бер баруыбызда каршыбызга бер яхшы атка атланган урман сакчысы килеп чыкты. Арбабызны әйләндереп атты да, штраф дип язып китте. Сабадан килеп карадылар, монда киселгән агач юк дип, штрафны түләтмәделәр, рәхмәт төшкере. Шул кечкенә сабый белән хәл эчендә йөргән ирнең арбасын әйләндереп ату өчен нинди миһербансыз йөрәкле булырга кирәк бит, ә?! Хаман да күз алдымда тора. Әти дә ул чабатаны тамак туйдырыр өчен үргән бит инде, башка эшкә көч-егәре булмаган аның. 1945 елларда безнең авыл эш урыннарына бик бай иде. Тегү цехында (без аны артель дия идек) киемнәр тегеп, атна саен ял көнне Теләче базарына барып саталар иде. Чүпрәк калдыкларын күрше кызы белән курчак-бәби тегәргә, әниләр күлмәк ямарга алып кайталар иде. Хәзер ямау түгел 1-2 кигән күлмәкне дә модасы чыкты дип юкка чыгарабыз. Авылыбызда ике кибет, 1 склад, пекарня, янгын сүндерү посты, 2 су тегермәне эшләде. Электр да, бензин да кирәк түгел иде. Болында кәбестә, кишер, теплицаларда кыяр үстерделәр. Әле бер елны, хәтерлим, хезмәт хакы хисабына халыкка шалкан өләштеләр. Алма бакчасы бар иде, шунда карлыган куаклары үстергәне хәтердә. Аны мәктәп укучыларына җыйдыралар иде. Хәзер карлыган һәр хуҗалыкта диярлек үсә, сатып алучысы гына юк. Аннан соң фермаларыбызда сыер, сарык, дуңгыз, бозауларны күп асрадылар. Бу бит кешегә күпме эш урыны дигән сүз. 1957 елны Сатыш җидееллык мәктәбен 32 бала тәмамладык. Безнең бер укучыбыз гына Казанга укырга китте, калганнарыбыз авылда калдык. Аның әти-әнисе икеседә исән- сау. “Эшкә фермада калмыйсың, сиңа көрәк-сәнәк тоттырасыбыз юк”, — дип газизләрен шәһәргә озату ягын карадылар. Әтиле балаларга тормыш итү җиңел булды, без күргән авырлыкларны алар күрмәде. Ул чорларда сугыш чоры балаларына хөкүмәт тарафыннан бернинди хөрмәт булмады. Хәзер инде без дә санаулы гына калып барабыз. Киләчәк буынга сугыш ачысын, ятимлек михнәтен күрергә язмасын.
Мәдинә Каюмова,
Сатыш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев