Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Безнең гаилә- тату гаилә"

3 март көнне Кызыл –Мишә мәдәният йортында Акчәчәк балалар бакчасының "Безнең гаилә - тату гаилә" дигән гаилә бәйрәме булып үтте.

Бәйрәмнең беренче өлеше балалар чыгышы белән башланып китте. Балалар үзләренең матур биюләрен, шигырьләрен, җырларын үзләренең иң газиз кешеләренә бүләк иттеләр. Һәр ата-ана балаларының чыгышын яратып кабул итте.
Бәйрәмнең икенче өлеше гаиләләр белән уеннар оештырылды .Башта һәр гаилә видеороликлар ярдәмендә үзеләре белән таныштырды.Аннары “Балаңны кулыннан таныйсыңмы”, “Акча санау”, “Матур сүзләр”, “Кыстыргыч җыю” уеннары уйналды.Кичә ахырында барлык әти- әниләр балаларга “Шалкан ” әкиятен сәхнәләштерделәр.Кичә бик күңелле үтте.

 

Фото: http://rdk-saby.do.am

http://rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев