Безне Тукай тәрбияли
Бүген – 26 апрель республикабызда һәм илебездә зур бәйрәм – татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Туган тел көне
Бүген – 26 апрель республикабызда һәм илебездә зур бәйрәм – татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Бу датаны һәм илебезнең күп төбәкләрендә билгеләп үтәләр. Еллар узган саен шагыйрьнең бөеклеге ныграк ачыла, әсәрләре яңа яңгыраш ала. Аралар ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аның иҗаты, аның геройлары безнең күңелләрдә, безнең җаныбызда. Сабаның үзәгендә барлыкка килгән Тукай паркы да аны данлауга мәхәббәт һәйкәл булып күтәрелде. Бөек шагыйребезнең туган көне дә беренче тапкыр шул ямьле урында билгеләп үтелде. Бәйрәмгә олысы-кечесе, районыбыз шагыйрьләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре килде. “Халкыбызга тудырылган шушы мөмкинлекләр өчен олы рәхмәтләребезне республика, район җитәкчелегенә җиткерәбез һәм сүзне Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улына бирәбез”, – диде чараны алып баручы Илназ Мусин.
Чыннан да, парк үзенең уникальлеге, архитектура композияциясе белән игътибарга лаек. Райондашларыбыз һәм кунаклар фикере буенча Тукайга куелган һәйкәлләр арасында ул иң матуры, иң затлысы.
“Дөрестән дә, бүген зур бәйрәм. Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан барыгызны да тәбрик итәм. Шагыйрь кыска гына гомерендә олысы-кечесе яратып укырлык зур хезмәт язып калдыра алган. Нинди генә яшьтә булмыйк, алар безне тәрбияли, киләчәк буынга ядкарь булып тора. Яшь буыннан башлап өлкәннәргә кадәр тормышыбыз турында уйландыра, кадерен белергә өйрәтә. Нинди генә яңалыкка омтылмыйк, Тукай инде аларны язган, Киләчәгебезне дә, узганын да үзенең әсәрләрендә күрсәткән Тукай һәрвакыт арабызда булсын, онытылмасын. Бергә-бергә матур итеп яшәргә язсын”, – диде Рәис Миңнеханов үзенең чыгышында.
Бәйрәм Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән дәвам итте.
Аннары Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан игүлан ителгән "Утлы еллар кайтавазы" әдәби марафонын йомгаклау чарасы булды. Марафонда барлыгы 2852 китап укучы катнашкан, сугыш чоры елларына багышланган 1500гә якын әдәби әсәр укылган. Җиңүчеләр берничә номинация буенча билгеләнгән. . Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан “Иң актив белем бирү учреждениесе” номинациясендә 1нче урын Саба гимназиясенә бирелде. Саба урта гомумбелем бирү мәктәбе – 2нче, сәләтле балалар өчен “ОНИКС” мәгариф үзәге 3нче урында. Авыллар арасында “Иң актив белем бирү учреждениесе” номинациясендә Явлаштау урта мәктәбе җиңү яулады. Тимершык урта мәктәбе – 2нче, Эзмә урта мәктәбе 3нче урында. “Иң актив оешма” номинациясендә финанс-бюджет палатасы беренчелекне алды. Саба аграр көллияте һәм “Саба йөзү бассейны” физкультура-сәламәтләндерү үзәге призерлар булдылар. Иң актив китапханәләр: 1. Саба район балалар китапханәсе. 2. Тимершык. 3. Кызыл-Мишә.
“Иң актив китапханәче” номинациясендә: 1. Вәсилә Галиева (Иләбәр). Марсилә Шакирова (Явлаштау). 3. Нәсфия Хәмитова (Юлбат).
“Иң тетрәндергеч видеоязма” номинациясендә: 1. Нәкия Мусина (1931 елгы). 2. Рәзифә Вафина (1939). 3. Рәсимә Мулләхмәтова (1942). Актив китап укучы Сөмбелә Ибраһимова.
Бәйрәмдә мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләре балалары Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. Районыбыз шагырйьләре Тукайга багышлап язылган шигырьләрен укыдылар. Район мәдәният бүлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова Тукайны хөрмәтләп яшәүчеләргә чарага килгәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, Туган тел көне белән котладылар.
Бәйрәм көне буе дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев