Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген — Халыкара кооперация көне

Июльнең беренче шимбәсендә 1992 елдан үткәрелә башлаган Халыкара кооперация көнен кулланучылар, авыл хуҗалыгы, кредит, торак кооперативлары әгъзалары, хезмәте шушы оештыру формасына кагылышы булган кешеләр билгеләп үтә.

Районда 20 кооператив булып, аларда уртача алганда 67 кеше төрле хезмәт күрсәтү, эшкәртү, хәзерләүләр эшчәнлеге алып бара. “Кооперативларда 2020 елда 1416 кеше әгъза булып торды. Алар эшкәртүгә 17 мең центнер ит, 109 мең центнер сөт тапшырды. Авыл хуҗалыгы кооперативларына тапшырылган продукциягә субсидия бирелүе эш күрсәткечләрен яхшыртты. Бу юнәлештә әле файланылмаган мөмкинлекләр бар. Кооперативлар продукцияне яхшы бәядән сатып алуны максат итеп куярга тиеш”,– ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов.

Базар мөнәсәбәтләре шартларында кооперативларга берләшү – тормыш тудырган ихтыяҗ. Заманында кулланучылар кооперациясе үсешендә райполар зур роль уйнады һәм хәзер дә социаль юнәлешкә йөз тоткан система. Саба – республикада кулланучылар берлеге сакланып калган районнарның берсе һәм кооператорлар халыкның иң аз керемле өлеше – авылда яшәүчеләр белән эшләүләрен дәвам итә. “Әлбәттә, мин Саба райпосына җитәкчелеккә билгеләнгән чорда коллектив зур иде. Хәзер кимедек, әмма эш тәҗрибәбез сакланып калды. Планнарның үтәлүе, салымнарның вакытында түләнүе, банк кредитларының булмавы уртак тырышлык җимеше диясе килә. Биналарыбыз төзек, ремонтланган, күпмедер өлеше арендага бирелгән. Кечкенә авылларда модульле кибетләр арта, быел шундый бина Көектә төзелеп килә. Хәзерләүләр эшчәнлеген дә алып барабыз, үзебезнең пайчылардан көн саен уртача 7 тонналап сөт җыябыз, суытып эшкәртүгә озатабыз. Продукция тапшыручылар белән вакытында исәп-хисап ясарга тырышабыз. Моннан тыш кош-корт үстерү белән шөгыльләнәбез. Капиталь ремонтланган 500 квадрат метрлы торакта инкубатор ясап, 70 мең каз бәбкәсе һәм чеби үстердек. Былтыр 40 мең генә иде. Район халкына каяндыр кош-корт эзләп йөрисе юк, якын. Сабада 500гә кадәр каз бәбкәсе алып, үстереп безгә тапшыручылар бар. Бройлерларга ерактан – Ульяннан, Мари Иленнән дә киләләр. Райпо халыктан мөгезле эре терлек тә сатып ала һәм ярминкәләрдә сатып, акчасын кайтарып бирә. Бу – пайчылар уставын бозмыйча, халык белән бергә эшләү дип атала. Коллектив тырыш, пекарня, җәмәгать туклануы да хезмәт күрсәтә. Кооперация көнендә алдынгы хезмәткәрләребезне тәбрикләп, киләчәккә планнар белән таныштырып китәчәкбез”,– ди идарә рәисе Шәүкәт Гайнетдинов.

Быел райпо системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен алдынгы кондитерлар, ашсу осталарына “Татпотребсоюз”га, кулланучылар җәмгыятьләре берлеге идарәләрнең Мактау грамоталары тапшырылган. “Икмәк” җәмгыяте бухгалтеры Дилә Саттарова Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Грамотасы белән бүләкләнгән. Дилә райпога эшкә 1989 елда Казан кооператив техникумын тәмамлап килә. Җәйге сезонда инде 8нче елын бройлерлар да үстерә. “Менә хәзер 15 көнлек һәм бер айлык 8 меңгә якын чеби ашатам. Барысы да исән-сау. Эш сәгате дип тору юк, ерактан килүчеләргә бройлерларны кичке 9да да биреп җибәрәбез”,– ди Дилә Саттарова.

Идарә рәисе кооперациянең күпсанлы ветераннарын да ихлас котлый, аларның тармакны саклап калуда керткән хезмәтләренә югары бәя бирә.

Хөрмәтле, кооператорлар, пайчылар, тармак ветераннары! Сезгә ихластан Халыкара кооперация көне белән котлауларыбызны җиткерәбез! Матур эшләрегез, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне хәзерләүдә уңай күрсәткечләрегез бар. Алга таба да хезмәттә күркәм уңышларга ирешсәк иде. Кооперативлар системасында эшләүчеләргә нык сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телибез. Бергәләп хезмәттә яңа үрләр яулыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев